Саумы, дефляция?

Үткән атнада мәгълүмат кырының Россиягә бәйле өлешендә уңай яңалыклар күренде. Истанбулда Россия–Украина сөйләшүләренең өченче раунды узды. Кремль Песков теле белән зур нәтиҗәләргә өметләнергә кирәкмәвен әйтсә дә, төрек ягы туннель ахырында яктылык күренүен хәбәр итә. Делегацияләр очрашуы, чынлап та, кырык минут тирәсе генә дәвам итте. Әмма сөйләшүләрдә актив катнашкан Төркиянең тышкы эшләр министры Фидан берничә мөһим белдерү ясады. Башта ул делегацияләрнең килешүгә ирешү омтылышы барлыгын әйтте һәм: «Әгәр шулай дәвам итсә, низагка вакытлыча чишелеш табу мөмкин», –  диде. Анан соң NTV телеканалына интервьюсында Украина белән Россия Зеленский һәм Путинның очрашуы турында килештеләр, дип белдерде.

Ике лидерның очрашуы вакытлы булса да, килешү төзү очрагында гына мөмкин булуын искә алсак, Фидан белдерүе зур өмет уята. Трамп та нәкъ шуңа охшаш сүзләр әйтте. Үткән җомгада ул Владимир Путин белән Владимир Зеленский арасындагы очрашуны «котылгысыз» дип атады. Россия матбугаты лидерлар очрашуын афишаламый, Украина ягының август ахырына кадәр Путин – Зеленский очрашуын соравын, саммитта Әрдоган һәм Трампның катнашуын таләп итүен генә искәртә. Август ахырында Трамп вәгъдә иткән Россия чималын алучыларга икенчел санкцияләр кертү вакыты да төгәлләнүен искә алганда, ниндидер үзгәрешләр көтелергә тиеш, әлбәттә. Дөрес, Көнбатыш матбугаты йөз процентлык пошлиналар кертелмәс, дип яза. Әмма Вашингтонга йөз сакларга кирәк булачак бит инде.

Яңа санкцияләрдән башка да Россия икътисадында төшенкелек билгеләре арта: автомобиль гигантлары дүрт көнлек эш атнасына күчте, йөк ташу кими, электр энергиясе куллану минимумда. Үзәк банк сәяси басым шартларында төп ставканы 18 процентка калдырды. Озак вакытлардан соң беренче тапкыр атналык дефляция күзәтелде дигән рәсми хәбәр яңгырады. Дөрес, микроскоп белән караганда гына күреп була бәя төшүен. 0,05 процент кына тәшкил итә. Шуңа күрә аны төп ставка төшерелер алдыннан ясаган пропаганда трюгы гына дип тә аңлап була. Киров өлкәсендә бензин бәясе 65 сумга җитте дигән хәбәрләр бар. Дефляция булса да, вакытлы күренеш дигәнне аңлата бу хәбәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре