«Саумы, Казан!» шигырь конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

ТР башкаласында «Саумы, Казан!» шигырь конкурсына гаризалар кабул итү бара. Проектның төп идеясе – Казанга багышланган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы төзү. Конкурсның гомуми приз фонды – 1,6 млн сум. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Саумы, Казан!» бәйгесенең төп максаты – Казанга багышланган шигырьләр һәм поэмалар циклын булдыру. Катнашучылар үз талантларын ике номинациядә тәкъдим итә алачак: «Казан турында шигырьләр циклы» һәм «Казан турында поэма». Конкурсның нәтиҗәсе – шигъри җыентык бастыру, анда проект җиңүчеләренең әсәрләре урнаштырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша һәм үз иҗаты белән уртаклаша алачак. Әсәрләр белән гаризалар 15 августка кадәр saumykazan@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Эшләр 2025 елдан да иртәрәк язылмаска тиеш, дип билгеләп үтә Гүзәл Сәгыйтова.

«Казан турында шигырьләр циклы» номинациясендә җиңгән өчен автор 70 мең сум күләмендә бүләк алачак, ә «Казан турында поэма» номинациясендә – 100 мең сум. Гомуми приз фонды 1,6 млн сум тәшкил итә.

Шулай ук 15 июльгә кадәр «Үз телем» татар телен саклау һәм үстерү проектлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Узган ел конкурста 6 катнашучы җиңде, аларның проектлары гамәлгә ашырылды инде. Алар арасында милли музыка фестивале, татар халык әкияте мотивлары буенча спектакль, видеоподкаст һәм балалар өчен фәнни-танып белү басмасы бар. Быелгы җиңүчеләрне август башында атаячаклар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре