Сентябрьдә Казаннан Истанбулга авиарейслар ачыла

2 сентябрьдән Төркия авиакомпаниясе Казаннан Истанбулга авиарейсларны торгыза. Бу хакта Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренче этапта татарстанлыларга Төркиянең иң зур Истанбул шәһәренә атнасына өч тапкыр очу мөмкинлеге ачыла», - дип искәртә матбугат хезмәте.
Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга булачак. Рейс вакытларына килгәндәтүбәндәгечә: Казан аэропортыннан 1.55 сәгатьтә очып, 5.50 сәгатьтә Истанбулга барып җитү мөмкин булачак. Истанбулдан кайтканда самолет 21.25 сәгатьтә аннан кузгалып, икенче көнне таңдагы 1.00 сәгатьтә Казанда төшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

авиарейс авиарейслар

Көн хәбәре