Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга «Халыкара хезмәттәшлеккә өлеш керткән өчен» билгесен тапшырды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашуы алдыннан Россия Тышкы эшләр министрлыгы йортында узды.
Тантанада Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез