Сергей Шойгу Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак

Эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә.

Россия Иминлек советы секретаре Сергей Шойгу 6 мартта Казанга килергә ниятли. Эшлекле сәфәре барышында аның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә, дип хәбәр итә “KazanFirst”.

Рәиснең матбугат хезмәте әлеге сәфәр турында мәгълүматны расламаган да, инкарь да итмәгән.
Исегезгә төшерәбез: Сергей Шойгу Казанга соңгы тапкыр 2022 елның февралендә килгән иде. Әлеге сәфәре барышында ул Россия Президенты Владимир Путин һәм шул чагындагы сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән Ту-160М стратегик ракета йөрткечне карау өчен Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре