Өйдәге эш бетмәс ул – махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә булышырга кирәк! Тукай районының Теләнче Тамак авылында бер төркем хатын-кыз өчен бу инде авыл егетләре СВОга китә башлаган көннән үк шулай. Клубның кечкенә генә почмагында әллә ничә төрле эш башкара алар. Теләкләре бер: тизрәк әйләнеп кайтсыннар.
«Монда килә алмаса, кәефе бозыла»
Тәмле чәй эчсеннәр, блиндажлары якты, җылы булсын, пычранган кулларын сөртергә су эзләп интекмәсеннәр... СВОга ярдәм итүче апалар андагы тормышны күрмәсәләр дә, һәр башкарган эшләрендә әниләрчә кайгырту бар. Шуңа күрә шәмен дә, «коры душ»ын да ясыйлар, киемен дә тегәләр, челтәрен дә үрәләр. Әйтерсең, клуб мәдәни чараларны читкә куеп, җитештерү үзәгенә әйләнгән. Арада 87 яшьлек Разия әби Хәлиуллина да бар. Иң беренче булып чал чәчле әбекәйнең хәлен белештек.
– Челтәр дә үрәм, кискән тукымаларны да рәтләп куям. Шөкер, барысына да зиһенем җитә әле. Туксан тулмады әле, бик карт түгел мин! – дип шаяртып та алды ул.
Сүзгә кызы, беләзекләр бәйләүче Илиза Гыйльмиярова кушылды:
– Әни Минзәлә районыннан килде. Хәзер бездә яши. Авырып, клубка килә алмаса, кәефе бозыла. Без эштә чагында берәрсе йә машина белән кереп ала, йә үзебез илтеп куябыз. Әле менә бүген үзе килде. Йөрәге түзми. Сугышның ачысын-төчесен күргән кешеләр бит алар. Көн саен шул авыр чакларны искә төшерә, – дип сөйләде ул.
Илиза ханым 38 ел коррекцион мәктәптә эшли. Әлеге уку йорты да күмәк эштән читтә калмаган. «Ничек булышыйк икән?» – дип уйлый торгач, стан ясаганнар. Беренче мәлдә челтәрне тарта белмәгәннәр. Теләнче Тамак апалары, мәктәпкә килеп, эш тәртибен өйрәтеп киткән. Шулай итеп, мәктәптә дә челтәр үрергә тотыналар. Аннан укучылар белән беләзек бәйли башлаганнар.
– Исән калырга ярдәм итә торган әлеге беләзекне егетләр бик сорый. Биш метрлы баудан ясыйбыз. Аны сүтеп носилка, жгут урынына да кулланалар. Шул беләзек янына дисбесен дә салабыз. Укучылар хатлар да яза, – дип сөйли Илиза Гыйльмиярова.
Күңел җылысы белән
Бер почмакта мәтрүшкә, җиләк кушылган витаминлы чәйне төргәкләргә тутыралар. Шундый 19 мең кап чәйне озатырга өлгергәннәр инде. «Егетләр тәмле чәйләр эчеп, Татарстанны искә алып, ныклап көрәшсеннәр», – ди Зинаида Мөхәммәдиева.
Тегүчеләрнең үз эше. 700 дән артык чалбар әзерләгәннәр, мендәр тышлары, башка кирәк-яракны да тиз арада өлгертеп кенә торалар. Икенче өстәлдә «коры душ» ясыйлар. 2 мең данә җибәргәннәр инде. Тукымага кирәкле препаратларны сөртәләр, шунда ук чүпрәген дә куялар. Сабын да, бер әйбер дә кирәкми. Түш кесәсендә йөртә торган кирәкле нәрсә, кыскасы. «Егетләребез безнең кулларның җылысын тоеп, юынып, бераз гына хәл алса, без бик бәхетле булыр идек», – ди алар. Гайнур Латыйпова снайперлар өчен махсус костюм теккән. Күлмәге, башлыгы, чалбары да бар. Беренчесен тегәргә 4 көн вакыт киткән.
Һәр башкарган хезмәттә – күңел җылысы. «Үргән челтәрләребез кемнең дә булса гомерен саклап калса, ярдәмебез тисә, без бик шат. Шуңа күрә эшебезнең бер авырлыгын да сизмибез», – ди Бриллиант Вәлиева.
Үргән челтәргә Коръәннән сүрәләр дә язалар.
– Язу сакламый, әмма Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез. Махсус хәрби операция тизрәк бетеп, ирләребез, балаларыбыз исән-сау кайтсын иде, дигән теләк инде бу, – ди Наилә апа Сафиуллина.
Махсус күргәзмә дә оештырганнар. Анда бәрелештә катнашучы егетләрнең фотолары, авыл халкының башкарган эшләре урын алган. Андагы саннар бу апаларның гына түгел, ирләрнең дә хезмәте турында сөйли. Әфган сугышында булган Ринат Шәрәиев җыелма келәм, носилка ясый икән. Барлыгы 60 данә эшләгән ул аны. Прополислы май дисеңме, шәмме –барысының да исәбе язылган.
Клубның сәнгать җитәкчесе Раилә Закирова авыл халкыннан җыелган акчага ун көн саен хисап ясый. Бер тиен дә читкә китмәгәч, гел булышып торалар. 700 ләп посылка җибәргәннәр. Хәзер инде күрше-тирә авыллар да Теләнче Тамак халкына кушылып ярдәм итә икән. Үзләре дә егетләргә ярдәм сорап киләләр. Ә монда берәүне дә кире бормыйлар.
– Өлешчә мобилизация башланган көнне авыл халкы белән иртәнге сәгать 4 тә егетләрне озаттык. Җирлектән 14 кеше китте. Узган ел ике егет контракт төзеде. Шул көнне кызлар белән уйлаштык та оекбашлар бәйли башладык. Моның белән генә булмас дип, күрше авылга барып, челтәр үрергә өйрәнеп кайттык. Әкренләп барысын да эшли башладык. Көн саен дүртәр сәгать мәш киләбез. Барысы 24 әү без, – ди Раилә Закирова.
– Ничек өлгерәсез? Сезнең дә башкалар кебек сериаллар карыйсыгыз киләдер бит? – дип тә сорадык үзләреннән.
– Агрофирмада склад мөдире булып эшлим. Анда иртәнге сәгать 6 тулганчы барып җитәргә кирәк. Аннан көндезге сәгать 10 га туп-туры клубка киләм. Ике сәгать монда ярдәм итәм. Шуннан соң өйгә кайтып маллар карыйм. Аннан тагын эшкә, ә кичен ике сәгатькә монда киләм. Шуннан соң өйгә кайтып ял итәм. Моннан тынычланып кайтабыз. Тырышсаң, бар җиргә дә өлгереп була. Теләк кенә кирәк. Сериал кайгысы юк... – ди Лилия Мирзашәрипова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез