Колын
Авыл исемен әйтүгә, күз алдына болында уйнап йөргән колыннар килә. Дөрес, мондый заманнар артта калган инде. Хәзер нибары бер йортта гына ат үрчетү белән шөгыльләнәләр. Шәех абый Хөҗҗәтов элек ат арбалары, чаналар ясаган. Атлар авылның көче, хуҗалыкларның терәге булган. Авыл кешеләре шулай ди.
Авыл халкының атка бәйле истәлекләре юк түгел. Гөлүсә апа Кашапова җылы хатирәләре белән уртаклашты.
– Безнең каената бригадир булып эшләде. Аты бик гаҗәп иде: ашка – аш, ташка таш белән җавап бирде. Бервакыт авылның бер агае атка нигәдер тупас итеп кычкырган булган. Шуннан соң шактый вакыт үткән. Үтеп барганда, ат җайлап кына тегенең җилкәсеннән эләктереп алмасмынмы? Менә шулай хатасын аңлаткан. Әти сораган кешегә атын биреп тора иде. Кем дә кем аңа тавыш яки кул күтәрсә, ат теге кешене кереп киткән җирендә калдырып ук кайткан, – ди Гөлүсә Кашапова.
Ындыр табагында эшләүчеләр Сәгыйдә апа Сәлахованың хатирәләрен дә онытмый.
– Сәгыйдә апа безгә яшь чакларын сөйләргә ярата иде. Моннан бервакыт: «Сеңлем, син кайсы авылга килен булып төштең әле?» – дип сорыйлар икән. «Колын» дигән сүзне оныткан бит. Аптырап тормаган, ат баласына, дигән. Менә шулай дип көлдергән иде, – ди Айман клубы мөдире Кадрия Сәетова.
Авыл атамасының каян килеп чыгуын төгәл белүче юк. Аны кеше исеме дип әйтүчеләр дә бар. Колынга 1701 елда нигез салынуы, анда типтәрләр, башкортлар яшәве билгеле. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, кредит ширкәте, тимерче алачыгы була. Ә бүген ничек яши?
Рәффәрия Тимерова Колын авылында ире белән гомер кичерә. Аның әйтүенчә, элек һәр йортта диярлек ат асраганнар. Авылда ат, сарык фермалары булган.
– Сабан туе мәйданына атлар җигеп керәләр иде. Болынга авыл халкы печән чабарга йөрде. Челләдә кешенең өенә кайтып йөрергә вакыты юк. Ризыкларны атка төяп җибәрә идек. Менә шулай бердәм яшәдек. Ипине дә кибеткә ат белән ташыдылар. Ат елы көч, сәламәтлек алып килсен, – ди 75 яшьлек Рәффәрия апа.
Авылны яратуын, аны ташлап, беркая китмәвен дә сөйләде Рәффәрия апа. Утыз ел буе хат ташучы булып эшләгән ул. Ул вакытта авылда сиксәнләп йорт булган.
– Һәр йортта 5–6 бала иде. Урамнар гөрләп торды. Хәзер 33 йортта гына кеше яши. Буш торганнарына кайтып киткәләп йөриләр. Шөкер, узган гасырның 70 нче елларында туган егетләр авылны тотып тора әле. Алар олыгайса, авыл бетә. Яшьләр шәһәргә китте, картлар бакыйлыкка күчте. Менә шулай авыл кечерәйде инде. Кибет, клуб, мәктәп тә бетте. Медпунктыбыз эшли. Фельдшерыбыз бик әйбәт. Күрше авыл мәктәбенә 5 бала йөри. Авылның ярдәм итәрдәй кешеләре бар. Альберт Мостафин мәчет төзетте. Атнага бер мәртәбә дин сабаклары өйрәнәбез. Сирәк булса да, Авыл көне үтә. Бәйрәмнәргә күрше авыл клубына йөрибез, – ди Рәффәрия апа.
Тай суйганнармы?
Тайсуган – кечкенә түгел, зур авыл! Анда 462 хуҗалык бар. Пропискада 1 меңнән артык кеше исәпләнә. Мәктәп, бакча, китапханә, медпункт, өч кибет эшли.
– Йортлар саны арта бара. Яшьләр яңа йортлар төзи. Өйләнешүчеләр дә бар. Шөкер, елга 4–5 бала туып тора. Халык нефть оешмаларында эшли. Әлмәткә бездән – нибары 20 минутлык юл. Эшсез тормыйлар. «Ярыш» җәмгыяте бар. Ул үсемлекчелек, май культуралары үстерү белән шөгыльләнә, – ди Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин.
Марсель Мостафин авылда атларга игътибар зур булуын әйтте. Иганәчеләр халык өчен ат спорты клубы оештырган. Анда 260 баштан артык ат исәпләнә. Юртак, чабыш атлары, понилар да бар. Узган ел 61 колын туган. Монысы да – сөенеч. Тайсуган, Габдрахман авыллары балалары атна саен атларда йөрергә килә. Моның өчен акча түләргә кирәкми. Өлкәннәр көнендә әби-бабайларга ат итен күчтәнәч итеп тә өләшәләр.
– Авылда атка бәйле легенда да яши. Янәсе, Лениногорскиның Зәй-Каратай авылында матур кара тай булган. Аны Габдрахман исемле карак урлап, Тайсуганда чалган. Ә башын Бөгелмәдәге Карабаш авылында яшереп күмеп куйган, – ди җирлек башлыгы. – Ат элек авыл кешесенең ярдәмчесе иде. Аты булмаганнар ярлы булып саналган. Күбрәк ат асраучылар байлар рәтендә йөргән. Хәзер инде аларга урманнан утын, болыннан печән төяп кайтулар бетте. Хуҗалыкларда ат тотучылар берничә генә. Эш өчен тоткан соңгы атны 90 яшьлек Әхәт абый җигеп йөргән иде. Атларга символ итеп карыйбыз. Әлеге малларны күбрәк бәйгеләрдә, милли бәйрәмнәрдә генә күрәләр. Сабан туйларында тарантаслы атлар җигеп, яулык җыябыз. Чабышлар да оештырабыз. Атлар тормышка үзенчә бер матурлык өсти.
Белгеч сүзе:
Рәшид Галләм, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре:
– Элек тормышны атлардан башка күз алдына китереп булмаган. Төрле эшләр башкарырга, әйбер ташырга, атланып олы юлга чыгарга – барысына да атлар кирәк иде. Яу кырында сугышчы да булган. Шуңа күрә ат исеменә бәйле авыл атамалары әлеге хайванның авыл тормышында нинди урын алуын чагылдыра. Актаныштагы Колын авылның атамасыннан ук аңлашыла инде. Арчада Каратай авылы бар. «Кара» сүзе мәгънәне көчәйтә. Әйбәт, затлы тай дип аңларга була. Ул кабилә исеме дә булырга мөмкин. Монда төгәл генә әйтеп булмый. Зәй-Каратай исә Зәй елгасы буендагы Каратай дигән сүз. Арчаныкыннан аеру өчен, аны Зәй-Каратай дип атаганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез