Василий Иванов, блогер-тракторчы (Кукмара):
– Элегрәк шопоголизм чире бар иде, хәзер күптән чүп-чар алган юк. Кибеткә керсәм: «Әйдә, безгә кирәкми ул», – дип хатынга да теләсә нәрсә җыймаска кушам. Ә ул мин күрмәгәндә генә интернет-кибетләргә кереп китә. Хатын-кыз чүп-чар җыярга ярата бит ул. Бер караганда, онлайн кибетләр яхшы, якын-тирәдәге сәүдә үзәкләрендә булмаган теләсә нәрсәне табарга мөмкин. Икенче яктан, акча тозагы инде. Минем кием-салымга исем китми. Иске киемнән шәһәргә дә чыгып китә алам. Барыбер колхозчы икәнне беләләр.
Ләйлә Вәлиева, PR-белгеч (Казан):
– Үзем өчен әйбер җыярга яратмыйм. Миндә кешегә бүләк җыю чире бар. Монысы әнигә, монысы сеңлемә, иптәш кызга, туганга һәм башкаларга... Кибетләрдән күңелемә ошаган киемнәрне таба алмыйм. Ә брендлар бик кыйммәт. Кирәк булгач, аласың инде. Унбиш ел элек үзем теләгән әйберләрне сатып алу мөмкинлеге бар иде. Шуннан бирле фәлән кибеткә барасым килә дигән әйбер юк. Акчам булса, Дубайга, йә Истанбулга барып, рәхәтләнеп кием-салым җыеп кайтыр идем. Миллионымны да кызганмас идем. Онлайн кибетләрдән күбрәк өй кирәк-ярагы алам. Киемнәрнең сыйфатыннан риза түгел. Сайлау мөмкинлеге зур анысы. Киемнәр, урын-җирләр картинада матур күренә, чынбарлыкта бөтенләй башка. Ясалма фәһем кулланганнар дип аңлыйм. Маркетплейслардан күңелем кайтып бара.
Гөлнур Зыятдинова, гимназия директоры (Яшел Үзән, Әйшә авылы):
– Кибетләргә йөрергә яратам. Тик вакыт кына җитми. Күбрәк кәефсез чакта барып, яхшы тәэсирләр алып кайтырга тырышам. Матур әйберләр карап чыксаң да, рәхәт булып китә. Яз көне чәчәк, яшелчә орлыкларын күп итеп алып куям. Җәй буе шул чәчәкләр күзне иркәли. Кышын кием-салым, җәен өй җиһазлары карыйм. Ялга китәр алдыннан китап кибетенә барам.
Гөлшат Шәрәфетдинова, чигүче (Балтач, Куныр авылы):
– Кичә район үзәгенә баргач, бер кибеткә кердем. Анда төрле төстәге бәйләгән башлыклар өелеп ята. Их, боларның барысын да сатып алып, җеп ясар идем дип, кызыгып басып тордым. Мин бит кофта, башлыкларны сүтеп, шулардан әйберләр чигәм. Мондый җете җепләр кибетләрдә юк. Тик тыелып калдым. Чигүне бераз читкәрәк куярга тырышам. Авылда да интернет-кибет бар. Менә шул безне котырта да инде. Бер әйбер карарга керсәң, икенчесе килеп чыга. Кирәкле бар нәрсәне дә табып була. Җайлы бит! Ризыкка кызыкмыйм. Гөл кибетләренә керсәм, исем китә. Мөселман киемнәрен алам. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, яулыклар җыям. Һәр күлмәккә туры килә торган жилет, туфли, сумка булсын.
Айгөл Әхмәдуллина, башлангыч сыйныф укытучысы (Әлмәт, Яңа Нәдер авылы):
– Әйберләрне онлайн кибетләрдән генә алам. Берьюлы күп итеп заказ бирәм дә үземә ошаган кием-салымны алып кайтып китәм. 5–6 алты күлмәккә, 7–8 аяк киеменә заказ бирәм. Ошамаганын кире җибәрәм. Менә шундый шопоголик мин. Минем ише кибеткә йөрергә яратмаган кешегә маркетплейслар менә дигән инде. Элек базарга баргач, әйберне акча беткәнче ала идем. Хәзер анда йөрмим.
Камилә Зарипова, полиция хезмәткәре (Казан):
– Танышларым арасында, кирәкмәгән әйбер җыеп, соңыннан шуны «Авито»да сатучылар да бар. Бер тапкыр кигән күлмәк, туфли инде икенче кияргә ярамый. Әгәр туйдыра икән, ник аны сатып алып торырга? Ир-атлар да хатын-кыздан ким түгел. Төрле эш кораллары җыялар. Кесәгә суга башлагач, кире илтеп тапшыралар, йә саталар. Миндә чама хисе бар. Маркетплейсларда үз-үзеңә чик кую мөмкинлеге турында ишеттем. Бу теләсә нәрсә җыярга яратучыларны бәйлелектән коткарыр иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез