Кыргый хайваннар белән фотога төшәргә тәкъдим итүчеләргә – җәза, студент гаиләләрен тулай торакларга урнаштыру, «Казан каймасы»н мәдәни мирас объекты буларак саклау. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының уникенче утырышында әнә шул мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр хакында фикер алыштылар.
«Сезнең сүз яшьләргә үтә, сезне ишетәләр». Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларга хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
– Сезнең эшегез җәмгыятьтә яхшы бәяләнә. Идел буе округы төбәкләрендә еш кына Яшьләр парламенты фикере белән кызыксыналар. Бу күп нәрсә турында сөйли, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Иң мөһиме – яшьләр алдында сүзегез үтемле, дәрәҗәгез зур. Шуңа күрә сез бердәмлек үрнәген күрсәтергә тиеш. Март аенда булачак Россия Президентын сайлау һәм сентябрьдәге Дәүләт Советы депутатларын сайлау башланыр алдыннан бу аеруча мөһим. Яшьләргә аңлату эшенә актив кушылырга, сайлау кампанияләренең мөһимлеге турында сөйләргә кирәк. Бу бигрәк тә беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә кагыла.
Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисадый үсешендә яшьләрнең роле зур булуын билгеләп үтте.
– Хәзерге катлаулы вазгыятьтә безгә бурычларны бергәләп хәл итәргә һәм республика үсеше темпларын саклап калырга кирәк. Сез укуда да, эштә дә, иҗтимагый-сәяси тормышта да алдынгы булырга тиеш, – диде ул.
Утырышта узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина комиссияләрнең эшен югары бәяләде. Аның әйтүенчә, яшь парламентарийлар үз шәһәрләрендә һәм районнарында актив эшлиләр. Алар тарафыннан төрле форматтагы бик күп чаралар уздырылган һәм ил дәрәҗәсендә закон проектлары хупланган. Шундыйларның берсе – яшүсмерләргә ата-ана рөхсәтеннән башка татуировка ясауны тыю турында.
Утырышта Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин да катнашты. Ул «Казан каймасы»ның ун километрлы участогы буенча аны тарихи вакыйгаларга бәйле истәлекле урын буларак билгеләү эше быел тәмамланачагы турында әйтте.
– Тарихи-мәдәни экспертиза узарга кирәк булачак. Бу территорияне истәлекле урын итәргә телибез, – диде комитет рәисе.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев яшьләрне авылны саклау һәм үстерү юнәлешендәге программаларда һәм проектларда катнашырга чакырды.
– Иң кискен сорауларның берсе – авылны саклап калу. Соңгы гасырда гына да республикабыз меңнән артык авылны югалтты. Сала картая, кешеләр шәһәрләргә китә. Республиканың кайбер районнарында «Авыл яши» проекты тормышка ашырыла. Аңа игътибар итүегезне сорыйм, – диде Таһир Һадиев.
Очрашуда парламент әгъзалары үзләренең тәкъдим-фикерләрен дә җиткерде. Алия Әхмәтшина урамда кыргый хайваннар белән фотога төшәргә тәкъдим итүчеләр өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте.
– Ел саен шәһәр урамнарында җәнлекләр белән фотога төшү хезмәтләрен тәкъдим итүче кешеләр күренә. Бу мескен җан ияләренә нәрсә аша үтәргә кирәклеге турында бик аз кеше уйлана. Кешеләр һәм машиналар белән тулы урамнар алар өчен табигый яшәү урыны түгел, – диде ул.
Штрафларны арттырырга кирәк, дигән фикердә Алия Әхмәтшина. Гражданнар өчен – 15–30 мең, вазыйфаи затлар өчен – 30–50 мең, юридик затлар өчен – 50–100 мең сумга кадәр.
– Россия законнарында мондый эшчәнлекне тыючы норма бар, әмма ул штрафлар гына бу бәгырьсезләрне куркытмый, – диде ул.
Парламентның Тышкы элемтәләр һәм мәгълүмати үсеш комиссиясе әгъзасы Алия Лотфуллина студентлар гаиләләренә тулай торакларда урын алуга өстенлекле хокук бирергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим яшь сәясәтчеләр арасында күп бәхәсләр тудырды. Аларны төрле югары уку йортларында укучы студентларга урын бирү мәсьәләсе, бала туганда нинди чаралар күрелергә тиешлеге турында сораулар борчый. Бу мәсьәләләр Яшьләр парламенты тарафыннан алга таба да тикшереләчәк.
Куллану вакыты чыккан сертификатны кабул итәргә тиешләрме? Нина Шимина республика кибетләрендә бүләк сертификатлары өчен акча кире кайтарылу-кайтарылмавы тикшереләчәге турында әйтте.
– Һәрбер кибеттә куллану вакыты чыккан сертификат белән нәрсә эшләргә кирәклеген сорап, җавапларны туплап, законның ничек үтәлүен беләчәкбез. Сертификат суммасы тулысынча файдаланылмаган очракта да кибет акча белән түләргә тиеш, – дип аңлатты Нина Шимина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез