Газетага язылу

СИБУР «Менделеев сменасы» интерактив химия дәресләре проектын киңәйтә

Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дәресләрдә мәктәп һәм махсус урта уку йортларында белем алучы 4,3 меңнән артыграк укучы катнаша.

Россиядә 10-25 октябрь аралыгында, ясалма фәһем технологияләреннән файдаланып, интерактив химия дәресләре үткәрелә. СИБУР компаниясенең «Менделеевская смена» мәгариф проекты нигезендә мәктәп һәм махсус урта уку йортларында белем алучы 20 мең укучы өчен дәресләр уздырыла.

Узган елда проектта илебезнең 35 шәһәрендә 217 мәктәп катнашкан. Аларда 14 меңнән артыграк бала үзләренә гаҗәеп химия дөньясын ачкан.

«Менделеевская смена» проекты 7-8 нче сыйныфларда укучылар өчен билгеләнгән. Алар әле мәктәп программасы кысасында химия белән танышып кына килә, әмма инде озакламый укучыларга чыгарылыш имтиханнары өчен профильле фән сайлап алырга кирәк булачак. Проектның максаты – балаларны химиягә гашыйк итеп, нефть химиясе өлкәсендә карьера ясау мөмкинлекләре, гомумән, бу тармак бирә алырдай  мөмкинлекләр белән таныштыру.

Проектның амбассадорлары – СИБУР хезмәткәрләре. Үз һөнәрләренә баштанаяк чумган бу кешеләр тәҗрибәләре белән эчкерсез уртаклаша, компания фәлсәфәсе белән таныштыра һәм химиянең мавыктыргыч, заманча, перспективалы эш юнәлеше булып торуын аңлата. Кайберәүләре дәресләр уздыру өчен уку йортларын мөстәкыйль сайлап ала. Башлыча кайчандыр үзләре укып чыккан яки хәзер балалары белем ала торган уку йортлары бу.

Быел Казанда амбассадорлар саны ике тапкыр арткан: 135 хезмәткәр 3 000 укучы өчен 40 мәктәптә интерактив дәресләр үткәрәчәк. Балаларны химия дөньясына алып керүчеләр арасында – Казан «Оргсинтез» баш инженеры Анатолий Строев, «СИБУР-Инновации» генераль директоры Илназ Зарипов һәм «СИБУР-РТ»  башкаручы директоры Людмила Журавленко.

Түбән Камада 12 уку йортында 1333 укучы проектка җәлеп ителә. СИБУРның алар өчен дәресләр үткәрәчәк  87 амбассадоры арасына «Түбән Кама нефтехим» мономерлар заводы директоры урынбасары Илнар Локманов һәм «СИБУРИНТЕХ-НК» җитәкчесе Владимир Чинакал кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре