Утыздан артык килешү, югалган кытайлар һәм «сигез»ле санына өмет. Башкалада 13–15 ноябрьдә узган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумына йомгак ясадылар. Киләсе елда узачак җыенны ни өчен җәйгә күчерүләре турында да әйттеләр.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, быелгы халыкара форумда дөньяның 31 иленнән, шул исәптән, Россиянең 71 төбәгеннән һәм Кытайның 27 провинциясеннән 10 меңнән артык кеше катнашкан.
– Чараның эшлекле программасы халыкара элемтәләрдән алып авыл хуҗалыгы һәм яшьләр сәясәтен колачлаган 14 төрле тректан торды. Бу бик күп. Оештыручыларга авырга да туры килде. Шуңа күрә киләсе елда форумның эчтәлеген камилләштерергә булдык. Җыенда 300 спикер чыгыш ясады. Аларның һәркайсының чыгышын расларга, программага кертергә кирәк бит, – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. – Кайбер сессияләрдә катнашучылар саны – 120 процент, ә кайберләрендә 10 процент тәшкил итте. Болай булмасын өчен, алга таба фикер алышу мәйданнарын киметү, шул ук вакытта аларны сыйфатлырак итү турында карар кабул иттек.
Форум көннәрендә барлыгы 31 килешү төзелгән. Мәдәни программа кысасында кунакларга 30 дан артык чара күрсәткәннәр. Форум көннәрендә узган шахмат турнирында 26 команда, шул исәптән 8 Кытай командасы катнашкан. Сүз уңаеннан, командалар ярышында чит ил кунаклары җиңгән. Гомумән дә, кытайлар бездә спортны үз иткән.
– 15 ноябрь көнне пленар утырыштан соң Кытайдан килгән бер төркемне югалттык. Беләсезме, аларны каян таптык? Хезмәттәшләребез аша белешеп, «Ак барс» белән «СКА» арасындагы хоккей ярышын карарга киткәннәр булып чыкты, – диде Талия Миңнуллин, спортның берләштерү көченә ишарәләп.
Форум көннәрендә «Казан Экспо»дагы мәдәни чаралар кысасында, портрет ясаган рәссамнарның да эше хутта булган. «Портрет ясау тәкъдиме кытайларга бик тә ошады. Алар өчен бу яхшы бүләк булды», – диде Талия Миңнуллина. Аның сүзләрен куәтләп, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да: «Ике көндә рәссамнар барлыгы 85 портрет ясады. Сәнгать осталарының төшке аш ашарга да вакыты булмады хәтта. Әмма кунаклар белән аралашудан бик шат иделәр», – дип өстәде. Оештыручылар әйтүенчә, мәдәни һәм спорт чаралары киләсе елда узачак форумда да һичшиксез булачак.
Иртәгәге көн дигәннән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында хәбәр итүенчә, киләсе елда җыен 17–18 августта узачак. «Бөтен кеше: «Ни өчен җәйгә күчердегез?» – дип кызыксына. Бу кытайларга бәйле. Алар шәхсән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, РОСТКИны августка күчерүләрен сораган. Чөнки көз көне Кытайда болай да эшлекле чаралар күп. Өстәвенә августта җылы», – диде Талия Миңнуллина. Оештыручылар форумны алгарак күчерүнең тагын бер серен дә чиште. Баксаң, кытайлар өчен «сигез»ле саны бәхет һәм байлык билгесе булып санала икән. Ә киләсе җыен көннәренә берьюлы ике «сигез»ле (18 е һәм сигезенче ай) туры килә. Хәерлегә булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез