Җәй – җиләк-җимешкә бик бай чор. Әмма шикәр авыруыннан интегүчеләргә аларны ашау мәсьәләсендә сак булырга кирәк. Кайбер җимешләр кандагы глюкозаны кинәт кенә арттырырга мөмкин чөнки. Табиб-эндокринолог Наталья Мокрышева “KP.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Мокрышева аңлатып үткәнчә, җимешнең, гликемик индексына – кандагы шикәрне ни дәрәҗәдә тиз күтәрүенә игътибар итәргә кирәк.
Белгеч сүзләренә караганда, гликемик индексы түбән яки уртача дәрәҗәдә булган җиләк-җимешкә өстенлек бирү хәерлерәк. Аларга виктория, кара җиләк, кура җиләге, алма, груша, шәфталу (персик) керә. Ә менә виноград, карбыз, кавын һәм банан глюкозаны бик тиз күтәрә. Шуңа күрә аларны азрак һәм аз күләмдә ашау таләп ителә.
Шул ук вакытта табиб җиләк-җимешне аксымлы ризыклар белән бергә кулланырга киңәш иткән. Мәсәлән, җиләкне эремчек яки чикләвек белән бергә ашасаң, глюкоза да тиз күтәрелми, туклыклырак та була, дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез