Импорт алыштыру дигән сүзләрнең телебезгә керүенә шактый вакыт узса да, бу хакта сөйләүдән тиз генә туктамабыз кебек. Гомумән, туктасак әле. Чөнки Җир йөзендә кешеләр барлыкка килгәч тә, алар әкрен-әкрен үзара аралашып, кирәк-ярак алмашып яши башлаганнар. Шунсыз була да алмый, чөнки үзенчәлекле табигать шартлары, яшәгән җирлек нәрсәдер эшләп чыгаруга, үстерүгә йогынты ясамый калмый. «Син – миңа, мин – сиңа» дип яшәү әнә шул вакытлардан килә дип уйлыйбыз. Әмма мондый яшәү рәвеше еллар узып үзгәрә, аның асылы яңа төсмерләргә байый. «Нәрсәнедер эшләп чыгару», ягъни җитештерү зур сәясәтнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Базар мөнәсәбәтләре – илләр арасында көндәшлек, ә көндәшлек үз чиратында төрле чикләүләр-киртәләр тудырды.
Татарстан парламентының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек Комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасары Марат Галиев матбугат конференциясе уздырдылар. Гыйбрәтле булды бу сөйләшү. Сүз Россиягә карата кулланылган бетмәс-төкәнмәс санкцияләр турында барды. Депутатлар әйтүенчә, безгә карата төрле чикләүләр куллану әле СССР вакытында ук башлана һәм Икенче Бөтендөнья сугышыннан, бигрәк тә 1960 нчы еллардан соң санкцияләр саны бик ишәя башлый. Алар безнең илгә басым ясау коралына әйләнә. Махсус хәрби операция башлангач, «санкция» дигән сүз, гомумән, телдән төшми. Хәзер аларның саны 30 мең тирәсе, диделәр.
Россиягә карата мондый мөнәсәбәт, әлбәттә, икътисадка тискәре йогынты ясамый калмады. Әмма, ни гаҗәп, санкцияләр безгә файда китерә башладылар. Нигездә, читкә чимал сатып көн күргән Россия фәнни-техник казанышлар кулланып, чит илләрнекен алыштырырдай югары сыйфатлы продукция җитештерергә тотынды. Бу инде чит илләрдән бәйлелекнең кими башлавы дигән сүз иде. Җитештерүне камилләштерү өчен шартлар булдыруга бәйле төрле законнар да кабул ителде. «Сәнәгать сәясәте турында» дигән төп закон 2016 елда гамәлгә керде. Гади генә итеп әйтсәк, югары дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү, аны эчке һәм тышкы базарга чыгару өчен «законлы юл» ачылды. Ягъни җитештерүчегә хөкүмәт тарафыннан өстәмә акчалата ярдәм күрсәтелә башлады, өстенлекле ташламалар бирелде.
Аларны бармак бөгеп санап тормыйбыз инде. Чөнки шатланып кул чабарга иртәрәк әле. Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, бүген без чит илнекен алыштырырдай 1790 төр продукция җитештерергә тиешбез икән. Без хәтта чәчү орлыкларын да өлешчә читтән кайтарырга мәҗбүр. Шул ук вакытта үзебезгә кирәкле бар нәрсәне үзебез җитештерүне дә максат итеп куймыйбыз. Беренчедән, Марат Галиев фикеренчә, алыш-биреш итеп яшәү – табигый хәл. Шуңа күрә без үзебез читкә чыгару өчен дә продукция җитештерүне максат итәбез.
Ә импорт алыштыру дигәннәре – икътисадның иминлегебезне, бәйсезлегебезне тәэмин итә торган тармакларын үстерү, әйткәнебезчә, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү инде ул. Базарга үтмәс тауар чыгаруның мәгънәсе юк.
Россия законнары бездә чит ил компанияләре эшчәнлеген дә тыймый. Әмма, депутатлар әйтүенчә, беренче чиратта безгә моннан үзебезгә нинди файда буласын уйларга кирәк, чит ил компанияләре җитештергән продукция беренче чиратта безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерергә тиеш.
Алдарак «чимал сатып гомер иткән Россия» дигән фикер әйткән идек. Бүген импорт һәм экспорт чагыштырмасы да, кертәсе һәм читкә чыгарасы продукция төрләре дә үзгәрә. Татарстан предприятиеләре инвестицион проектларны тормышка ашыра башладылар. Депутатлар «Сибур» компаниясе эшчәнлеген мисал итеп китерделәр. Түбән Камада яңа җитештерү комплекслары аякка баса тора. Әйтик, этилен эшләп чыгару ике тапкыр артачак. Заманча техника һәм технология кертү нәтиҗәсендә галобутил каучук җитештерү елына 200 мең тоннага җитәчәк, диделәр. Бу каучук машина шиннары ясау өчен алыштыргысыз материал икән.
Сүз ахырында тагын бер мәгълүмат бирик әле. Читтән тауар кертү һәм читкә чыгару буенча Россия бүген дөньяда беренче унлыкта. Ә Татарстан ил икътисады үсешендә аерым урын алып торган төбәк булып танылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез