Бу һәм башка сорауларга «Җавап бар!» тапшыруында психотерапевт, Татарстанның атказанган табибы Гомәр Зыятдинов җавап бирде.
– Бу бүген генә барлыкка килгән проблема түгел. Кырыгалдарлар элек тә булган. Хәзер кешене алдау ысуллары артты, аерма шунда. Бүген алар бөтен җирдә. Ишек шакыйсы да түгел – телефон аша алдыйлар.
Ә алдануның сәбәпләре күп һәм төрле. Төп сәбәпләрнең берсе – кеше балалыктан чыкмаган. Бушлай сырның капкында гына булуы турында онытып җибәрәбез кайчак, әкияткә ышанабыз. Күп акча тәкъдим итәләр икән, ничек баш тартасың инде? Берни эшләми генә акчалы буласы килә бит. Бу җәһәттән тәнкыйди фикерләүнең әһәмияте турында әйтергә кирәк. Ник дигәндә, мондый чакта тукталып уйланырга кирәк. «Болай гына, чыннан да, акча эшләп буламы?» «Бу акча миңа бәхет китерерме?»
Акча тәкъдим иткәндә генә түгел, башка вакытта да туктарга кирәк. Анекдот бар бит әле. Бер әбигә мошенниклар шалтырата. Бу боларга әллә нинди акылсыз сораулар яудырырга тотына, аңламаган булып кылана. Ахыр чиктә, үзе үк мошенникларны алдалый.
– Балалыктан чыкмаган, дидегез. Ә үсеп җиткән кеше нинди була?
– Ул үз теләкләрен яхшы белә. Алай гына да түгел, аларга ничек ирешәсен дә аңлый. Моның берничә юлы барлыгын белә. Ә инде бер генә юлдан бара, һаман саен бер үк тырмага баса икән, ул – безнең пациент.
Шул ук вакытта үсеп җиткән кеше үз өстендә нинди җаваплылык булуын белә. Ул проблемадан качмый, моның өчен җаваплы булуын тулысынча аңлый.
– Гомәр әфәнде, әле бит куркытып алдаучылар да бар. Мондый очракта ничек куркып калмаска?
– Ничек куркыталар бит әле! Төн уртасында караңгы урамда пычак тоткан кеше очраса, барыбыз да курка. Мошенниклар шалтыратып куркыта бит. Мондый чакта паузалар ясарга, сораулар бирергә кирәк. «Сез кем?» «Каян белдегез моны?» «Ни өчен алай булган?» Әйтик, өлкән яшьтәгеләргә «Сезнең балагызны полиция хезмәткәрләре тоткарлады, акча кирәк», – дип шалтыраталар, ди. 20 минуттан шалтыратуларын сорарга була. Ул арада балаңның үзенә, я булмаса туганыңамы, дустыңамы шалтыратырга кирәк.
Мошенниклар кешене каушатырга тырыша. Ә каушаганда кеше уйламый башлый.
– Ә бәлки бу проблема безнең «урындагы»ларга, идәрәче компаниядән килгән кешегә, газчыларга ышанырга ияләнгән булуыбызга да бәйледер?
– Без бит озак еллар Советлар Союзында яшәдек. Аның бик яхшы нәтиҗәләре дә булды. Дөньялар тыныч, кеше бер-берсенә ышана иде. Кешегә ышану – бик яхшы, матур күренеш. Әмма дөнья үзгәрде, бүген без капитализм төзибез. Хәзер һәркем үзен кайгырта. Ягъни дөнья үзгәрде, ә ышаныч калды.
Кеше уйларга тиеш: «Мин ТСЖ җитәкчесен беләмме? Кая, шалтыратыйм әле үзенә», «Кайчан да булса газчыларның «Сезгә ярдәм кирәкме?» дип мөрәҗәгать иткәннәре бармы? Юк, без үзебез алар артыннан йөрибез». Тәнкыйди фикерләү – әнә шул инде. Ул безне җиргә төшерә.
Россиядә яшәүчеләрнең иң зур проблемасы – могҗизага ышану.
– «Хәтәр төркеме» дигән төшенчә бар бит инде. Бүген ул төркемгә беренче чиратта кемнәр керә?
– Беренчедән, әби-бабайлар, олы яшьтәгеләр. Өйдә утырып, бу дөньяны бик үк аңлап бетермичә гомер кичерүчеләр. Икенчедән, балалар, үсмерләр. Өченчедән, эмоциональ яктан тотрыксыз кешеләр. Аларның беренче булып йөрәге сигнал бирә, аннары гына башы эшли башлый. Аннан соң, рухи тайпылышлары булган кешеләр. Әйтик, кемдер куркыныч янаганда була торган хистән башка яши алмый. Шул ук «игроман»нарны гына алыйк: аларга бит отыш кирәкми, алар уйнамыйча тора алмый.
Әңгәмәне тулысынча әлеге сылтама аша карый аласыз:
https://vk.com/vatanym?z=video-183169097_456241144%2Fvideos-183169097%2Fpl_-183169097_-2
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез