Синоптик 5 һәм 6 майда кинәт җылытып алачагы һәм кар явачагы турында әйткән

Май башында Татарстанда кыска вакытлы җылыну мөмкинлеге бар, әмма тотрыклы җылылык көтелми. Бу хакта "Татар-информ"га "Метео" фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән.

"5 һәм 6 майда җылытып җибәрү көтелә. 6 майда 18-19 градуска кадәр җылытачак. Шуннан соң – чираттагы циклонның салкын фронты, һәм тагын температура төшү көтелә ләкин артык көчле салкыннар булмый.

Майның беренче декадасы ахырына кадәр температура 10-12 җылы торачак, бу елның әлеге вакыты өчен климат нормадан бераз түбәнрәк", - дип сөйләгән ул.

Синоптик мәгълүматларына караганда, май бәйрәмнәренең беренче һәм икенче яртысында Казанда яңгырлар явачак. 1 һәм 2 майда алар кыска вакытлы булачак. 2 май кичендә, шулай ук 3 һәм 4 майда Казанга циклон киләчәк, ул моңарчы Мәскәүгә килә һәм көчле яңгырлар коячак.

Татарстанның төньягында явым-төшем көтелә, калкулыкларда җепшек кар явуы да ихтимал.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре