Татарстанда киләсе атна башына кадәр температура 30 дәрәҗәсендә сакланачак, әмма шулай ук республикада яшенле яңгырлар да узачак. Бу хакта “Татар-информ”га “Метео” прогностика үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
“Татарстанда эссе һава торышы киләсе атна башына кадәр сакланачак”, - диде агентлык әңгәмәдәше.
14 июльдән башлап республикада суытачак, диде ул.
"Температура 25 кә кадәр төшәчәк. Мөгаен, ялларда (12-13 июльдә) кыска вакытлы яңгырлар булыр", - дип йомгаклады Шувалов.
Алданрак хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 8 июльдә кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр узачак. Шул ук вакытта республикада көндез +25... 30 градус булуы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез