Синоптиклар: «Алда чын кояшлы һәм алтын «өлкән» көз көтә!» дип вәгъдә итә

Сентябрь ахырында – октябрь башында Үзәк Россиягә «өлкән» кояшлы көз киләчәк, дип хәбәр итте «РБК»га «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

Чәршәмбе, 24 сентябрьдә, аязучан-болытлы һава көтелә, кайбер урыннарда яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура 5–8 градуска кадәр төшәчәк, көндез ул якынча 10 градус булачак.

25 сентябрьдә, кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә, ә төнлә, 1–4 градуска кадәр суытканда, «кайбер урыннарда, символик рәвештә, яңгырга юеш кар кушылырга мөмкин». Эксперт сүзләре буенча, ул шундук эреп бетәчәк – «аны беркем дә күрмәс», ди белгеч.

Җомга, 26 сентябрьдә, антициклонның көнчыгыш каналы аркасында һава аяз булыр, термометр баганалары иртән 2–5 градус, көндез 11–14 градус күрсәтәчәк. Ял көннәрендә һава торышы начарлана, температура 12–13 градустан артмаячак.

«Киләсе атнада, дүшәмбе, 29 сентябрьдән башлап, Россия тигезлегенә Скандинавия антициклоны киләчәк, ул 5–7 тәүлек дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Тишковец. Үзәк Россиядә кояшлы, явым-төшемсез һәм салмак җил вәгъдә итте. Төнлә һава 3–8 градуска кадәр суытачак, көндез 13–18 градуска кадәр җылытачак.

«Чын  кояшлы һәм алтын «өлкән»  көз көтә!» – дигән эксперт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре