Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразладылар

Республикада соңгы 3 көндә көньяктан үтеп кергән циклон йогынтысында айлык норманың 63-107 проценты, кайбер районнарда – 185 проценты күләмендә явым-төшем булган. Бүген кич республиканың көнчыгышында көчле җил һәм буран саклана әле. Якынлашып килүче ялларда аз гына яңгырлар булачак. Ә инде киләсе атна башында +13 градуска кадәр җылытачак.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, җомга – 29 мартта явым-төшем көтелми. Көндез +1...+6 градус, төнлә -4...-9 градус, урыны белән томан.

Шимбә – 30 мартта көндез аз гына яңгырлар явып үтәчәк һәм +2...+7 градуска кадәр җылытачак. Төнлә 0...-5 градус, явым-төшем булмаячак.

Якшәмбе – 31 мартта Татарстанда аз гына яңгырлар фаразлана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +3...+8, төнге сәгатьләрдә -1...+3 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, республика киләсе атна башында җылы антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы акрынлап күтәреләчәк. 1 апрельдә көндез +6...+11, 2 апрельдә +8...+13 градус булачак. Төнлә 0...+5 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре