Бу ялларда, 27-28 сентябрьдә, Татарстанда яңгыр белән бергә юеш кар көтелә, ләкин ул җиргә төшү белән үк эреп бетәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га һава торышы үзәге «Фобос»ның әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
«Даими беренче кар – бу ноябрьнең икенче яртысына хас күренеш, аннан иртәрәк түгел, шуңа күрә әле кар тиз генә ятмаячак. Алдагы ял көннәрендә яңгырга юеш кар кушылу ихтималы югары, ләкин, аңлашыла ки, җиргә төшкәндә ул шундук эреп бетәчәк», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез