Синоптиклар июль җылысының кайчан әйләнеп кайтачагын әйтте

Яңгырлы суык циклон акрынлап кына көнчыгышка таба китеп бара. Шулай да Татарстан аның йогынтысында кала әле. Бүген көндез дә республикада яңгырлар, урыны белән яшен күзәтелә. Һава температурасы +17...+22 градустан армый.

Алдагы тәүлектә – 4 июльдә көндез һава торышы берникадәр яхшырачак. Көндез +21...+26 градус җылы булачак. Төнге сәгатьләрдә +12...+17 градус. Кыска вакытлы яңгырлар, яшен, секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә. Шимбә – 5 июльдә Татарстан аша төньяк-көнбатыштан чираттагы циклон үтеп керәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз яварга мөмкин. Һава температурасы тагын берникадәр күтәрелеп, көндез +22...+27, төнлә +13...+18 градус чикләрендә тирбәләчәк. Якшәмбе – 6 июльдә республиканың көнчыгышында яшенле яңгырлы һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градус, төнлә +9...+14 градус күрсәтәчәк.

Гидрометеоүзәкненң башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 7-8 июльдә, ниһаять июль җылысы әйләнеп кайтачак. Дүшәмбедә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +21....+25, сишәмбедә +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре