Синоптиклар юлларда сак һәм игътибарлы булуны сорый

Бүген Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көндез тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә -13...-18 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Көндез термометр баганалары -8...-13 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшемнәр көтелми. Бозлавык булу сәбәпле, юлларда сак һәм игътибарлы булу сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре