Иртәгә, 20 сентябрьдә Татарcтанда, шулай ук Казанда төнлә һәм иртән кырау төшәргә мөмкин. Республика Гидрометеоүзәге кисәткәнчә, һава температурасының 0...-2 градуска кадәр төшүе көтелә.
Шулай ук Татарстанда төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Шул ук вакытта термометрның терекөмеш баганасы 0...+5 градус күрсәтәчәк. Көндез 20 сентябрьдә +18...+23 градус. Казанда исә һава температурасы +20...+22 градус чикләрендә тирбәләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез