Республика территориясендә болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак.
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 10-15 метр тәшкил итә, ә урыны белән 18-23 метрга кадәр көчәя.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында саклык чараларын күрергә чакыра.
Кичә давыл Казанда һәм республиканың берничә районында, шул исәптән Әлки үзәк район хастаханәсендә, ун бинаның түбәсен җимергән. Менделеевскида 28 яшьлек кыз имгәнгән.
0 градуслы төннән соң бүген көндез 5-10 градус җылы булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез