Синоптиклар кырау һәм һава температурасының -4 градуска кадәр төшәчәге турында кисәтәләр

Синоптиклар әйтүенчә, һава температурасы көннән-көн кими, атна буе диярлек явым-төшем булачак.

Республикада якындагы өч тәүлектә – пәнҗешәмбедән шимбәгә кадәр болытлы, яңгырлы һава, урыны белән җепшек кар көтелә. Пәнҗешәмбе – 16 октябрьдә һәм җомга – 20 октябрьдә көндез +4...+9 градус булса, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+3 градус кына тәшкил итәчәк.

Шимбә – 21 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +7 градус күрсәтәчәк. Төнлә -2...+3 градус.

Якшәмбе – 22 октябрьдә көндез һава температурасының 0...+4 градус чикләрендә тирбәлүе көтелә. Төнлә 0...-3. Көнчыгыш районнарда яңгыр һәм юеш кар булырга мөмкин.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 23 октябрьдә көндез +1...+6 градус. Төнлә кырау, һава температурасы 0..-4 градуска кадәр төшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре