Газетага язылу

Сиончыга нәсыйхәт бирмәгез

Итальян журналы L'Espresso соңгы санында тышлыгына Израиль солдатының гарәп хатынын ерткычларча мыскыллап төшкән фотосын куйды һәм «Явызларча файдалану» дигән текст бирде. Анда шундый сүзләр бар: «Көнбатыш ярның басып алынуы күчеп килгән яһүдләр белән хезмәттәшлек итүче солдатлар ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Газзә җимерелде. Вакыйгалар Ливанда барды. Чикләр Сүриядә бозылды. Иран һөҗүмгә дучар булды. Этник чистартулар һәм массакүләм үтерүләр кылынды. Менә шулай итеп уң сиончылар «Бөек Израиль»не формалаштыра». Сүз уңаеннан әйтеп үтик: демократик Европада ачыктан-ачык сиончылар адресына тәнкыйть сүзләре әйтү рөхсәт ителми. Фәләстыйнны яклап протест акцияләренә чыгучылар кулга алына, «Холокост булмады», – дип әйткән тарихчы профессорлар төрмәгә утыртыла. Автор язма башында ук искәртеп куя: ул этнос буларак гыйбриләрне гаепләп язарга утырмады. Ул бары тик бу халыкның бүген дөньякүләм өстенлеккә омтылган фашистчыл уң канаты, яһүд секталарының радикаль тармаклары алып барган җинаятьчел фактларны гына китерә. Гыйбриләр арасында һәм яһүд раввиннары арасында Израиль сәясәтенә кискен каршы чыгучылар һәм аңа юл куймас өчен көрәшүчеләр байтак. Әмма дилбегә алар кулында түгел.

 

Рәсми Израиль L'Espresso тышлыгына нәфрәтләнде, «стереотиплар тудыра» дип бәя бирде һәм хәтта «нәфрәт нигезендә җинаять» дип бәяләде. L'Espresso – бик популяр журнал, аның чыгышына игътибар итмичә калу мөмкин түгел, билгеле. Мәгълүмат сугышында оттыру сугыш кырында җиңелүгә китерә. Итальян журналистлары реаль фото куйганнар, ясалма интеллект җимеше түгел. Израиль солдатлары социаль челтәрләре соңгы өч елда гына да Газзәдәге вәхшилекләрен һәм Көнбатыш ярдагы җинаятьләрен документаль рәвештә үзләре теркәп барды: гарәпләр өстеннән басымчаклык иткән фотоларын куйдылар, видеоматериаллар урнаштырдылар. Газзәдәге балаларны һәм хатын-кызларны массакүләм үтерүләрен алар ХАМАС террорчыларына каршы көрәш дип атады, төбәктәге каршылык хәрәкәтен гади халык артына качуда гаепләделәр. Көнбатыш ярда ХАМАС юк, әмма сиончы терроры бер дә ким алып барылмый. Гарәпләр гасырлар буе яшәгән нигезләреннән куыла, алар үз җирләрендә утырткан зәйтүн агачлары яндырыла, даими кулга алулар, үтерүләр оештырыла, тотаклар көчләнә, эчке әгъзалары сату өчен алына. Израиль бүген – трансплантология буенча дөньякүләм лидерлар исемлегендә һәм бу факт киләчәктә зур гаепләүләр өчен нигез булыр әле.

 

Сиончыларның Көнбатыш ярдагы җинаятьләре Израильне яклаган Европа лидерларын да уңайсыз хәлгә куя. Германия канцлеры Мерц, бу уңайдан борчылу белдереп, Көнбатыш ярны аннексияләүнең рөхсәт ителмәслек хәл икәнлеген җиңелчә генә искәрткән иде, ерткычлыгы белән дан казанган сиончы министр Смотрич шунда ук: «Немецлар яһүдләргә кайда һәм ничек яшәргә икәнен күрсәткән заманнар үтте. Холокост еллыгында сез Германия исеменнән яһүдләрдән мең тапкыр гафу үтенергә тиеш, безгә үгет-нәсыйхәт укырга түгел», – дип ябырылды.

 

Израильдә Холокост көнен быел 14 апрельдә билгеләп үттеләр, алар ай календареннан файдалана, шуңа күрә ел саен көн күчә. Апрельдә тагын бер мөһим дата бар. 1948 елның 9 апрелендә Иерусалим янында урнашкан Дәйр Ясин исемле гарәп авылына кораллы яһүд төркемнәре һөҗүм итә, тыныч халыкны ерткычларча үтереп чыгалар. Израиль дәүләте дип аталган җинаятьчел оешма шундый террор актлары ярдәмендә оештырыла. Соңыннан Дәйр Ясин иттурагычын оештырган банда җитәкчеләре Менахем Бегин һәм Ицхак Шамир чиратлап Израиль премьер-министрлары булалар. Бу канлы һөҗүмне Көнбатышта беркем дә искә алмый. Фәләстыйн гәрәпләренең шуннан соң инде сиксән елга якын канлы күз яше түгеп яшәүләрен, тоташ террор кичерүләрен дә сөйләргә бик яратмыйлар. Соңгы көннәрдә генә Кнессет гарәп тоткыннарына үлем җәзасы бирү турында канун кабул итте. Милләте өчен генә аерып кешене үтерү турында канун кабул иткән беренче дәүләт Израиль дип беләм. «Ни өчен андый закон гыйбриләргә каршы кулланылмый?» дигән сорауга сиончылар: «Гыйбри террорчы була алмый», – дип җавап бирде. Яңа апартеид законын Көнбатыш сәясәтчеләре җиңелчә генә тәнкыйтьләде, әмма бернинди санкцияләр дә кертелмәде.

Гыйбри элиталарының Израильдә генә түгел, бөтен дөньяда эшләгән җинаятьләре күплеге гаҗәпләндерә. Күптән түгел генә Мексикада 35 яшьлек израильле Йоэль Альтер кулга алынды. Ул Иерусалимда нигез салынган Лев Тахор яһүд сектасына карый. Гватемалада, Колумбиядә, АКШта һәм Израильдә балаларны коллыкка төшерүе белән дан казанган. Гватемалада гына да аның тырнагыннан 160 бала азат ителде.

 

Яһүд элиталары хәтта үз гаиләләре эчендә дә коточкыч җинаятьләр эшләүдән тыелмый. OpenAI генераль директоры Сэм Альтманның сеңлесе Энни Альтман, абыйсын аны балачакта сексуаль яктан көчләүдә гаепләп, Миссури штатында судка гариза бирде. Газета авторы Израиль ресурсларын даими күзәтеп бара. Кайсы да булса бер раввинны шулай гаепләмәгән атналар сирәк. Ә бит урта гасырлар Европасында яһүдләрне нәкъ шундый җинаятьләре өчен эзәрлеклиләр. Мөселман илләренә качып кына котылалар.

Сиончы пропагандасы күпме генә тырышмасын, АКШта да, Европада да Израильгә каршы куәтле нәфрәт дулкыны үсә. Израиль мәгълүмат каналлары: «Израильдә Холокостта һәлак булган алты миллион яһүдне искә алу уңаеннан матәм сиреналары яңгыраган көнне Польша Сеймы трибунасыннан свастика сурәтләнгән Израиль флагы күрсәтелде», – дип шаулый. Америка журналисты Эбби Мартин: «Без фәләстыйнлыларның үз балаларын пластик пакетларда күтәреп йөрткәнен онытмаячакбыз. Мин беркайчан да онытмаячакмын: пилотсыз очкыч (дрон), өйдән балаларны чыгару өчен, елаучы сабый тавышын чыгарды, аннары аларны үтерде. Сез моны җирәнгеч пропаганда ялганнары белән яшерә алмаячаксыз», – дип ачыргаланып кычкыра.

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре