«Сиренаны ишетмәвегезне хәбәр итәргә кирәкми»: 1 октябрьдә хәбәр тарату системасын тикшерәчәкләр

Татарстанда 1 октябрьдә хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан ачыкланганча, 10:40 сәгатьтә электр сиреналары һәм тавышлы сиреналар кабызылачак, ә 10:43 сәгатьтә мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны тоташтыру булачак.

Халыкны тынычлыкны сакларга өндиләр. Сиренаны ишетмәвегез турында да хәбәр итү кирәкми.

Илнең төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр – язын һәм көзен уза. «Внимание всем!» сигналы – бу халыкның игътибарын мөһим мәгълүмат яңгыраячагына юнәлтүче бердәм сигнал.

Әгәр сез озын сирена сигналларын ишетсәгез, аларны бирү сәбәбен аңлатуны көтегез. Тавыш көчәйткечләрдән килгән мәгълүматны ахыргача тыңларга яки тиз арада телевизорны (беренче мультиплекс каналлары) яки радионы ашыгыч хәбәр тыңлау өчен кабызырга кирәк.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, республика хәбәр итү системасы 1980 елларда ук булдырылган. Узган еллар эчендә республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында яңа торак кварталлар төзелгән. Бу проблемалы зоналар, шулай ук электр сиреналары һәм тавышлы сиреналар урнаштырылган урыннар белгечләргә билгеле. Алар 1 октябрьдә барлык җиһазларның төзеклеген һәм хәбәр итү өчен җаваплы түрәләрнең эшчәнлеген тикшерәчәкләр.

«Хәзерге вакытта Татарстанда халыкны хәбәр итүнең яңа региональ системасын булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. 2029 елга хәбәр итү техник чаралары белән халыкны колачлауны республика халкының 90% тан артыгына җиткерү планлаштырыла», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре