Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрендә һәрдаим матур видеолар белән уртаклашып тора. Күптән түгел җырчы Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Илфат Шәехов белән берлектә төшерелгән видеоны куйган. Илфат баянда уйный, Сиринә Резеда Кадырова репертуарыннан «Яшьлек вальсы» җырын башкара.
Видеоны дистәләгән кеше караган, һәм күпләргә Сиринәнең башкаруы ошаган: "Матур җырлыйсың!", "Сирәк тавыш, тыңларга рәхәт", "Былбыллар көнләшерлек моң" дип язганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез