«Служение» Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итүгә санаулы көнәр калды

Иң лаеклыларын ачыклыйлар. Узган елдан башлап «Служение» Бөтенроссия муниципаль премиясенә бәйге уздырыла башлады. Ул муниципаль берәмлекләр үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга өлеш керткән кешеләргә бирелә.

Быел әлеге бәйгегә гаризаларны 21 ноябрьгә кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне исә киләсе елның язында билгеләячәкләр. Узган ел бәйгегә илнең 89 төбәгеннән 41 мең 313 гариза кабул иткәннәр. Татарстаннан исә 738 эш тапшырганнар. Аларның икесе иң яхшы 100 проект арасына эләккән. Уңыш елмайганнарның берсе – Тәтеш районының башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Арцыбашев.        

 

– 2024 ел безнең өчен бик үзенчәлекле булды. Россиядә Гаилә елы дип игълан ителү мәдәният өлкәсендәге юнәлешләрне кабаттан карап чыгарга мөмкинлек ачты, – диде ул безгә. – Мин, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе буларак, хатыным Юля белән уникаль проектны тормышка ашырдык. «Мәдәни гаиләдә гаилә мәдәнияте» дигән проект мәдәни гаиләләрне, династияләрне һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче парлы гаиләләрне берләштерде. Моңа кадәр андый бер генә проект та юк иде. Без Юля белән баштан ук районның иҗади мөмкинлекләре зур булуына ышанган идек. Проект әлеге мөмкинлекләрне ачар өчен бик яхшы җирлек тудырды.

 

Шулай итеп, әлеге берләшмә бер ел эчендә үз канаты астына 25 гаиләне җыйган. Мәдәният хезмәткәрләре ел дәвамында 1722 чара уздырган. Аларда 72 мең кеше катнашкан. Ел дәвамында районда «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе», «Иң яхшы китапханә» бәйгеләре уздырганнар.

 

– Бездән еш кына: «Моңа ничек ирешә алдыгыз?» – дип сорыйлар. Җавабы гади – эшләгән эшеңне яратырга гына кирәк. Ялларда мәдәният үзәкләреннән кеше өзелеп торганы юк. Без бушлай мастер-класслар уздырабыз, гаилә чаралары һәм театраль күренешләр куябыз. Бар гаилә әгъзасы – зуры да, кечесе дә бер сәхнәдә берләшә. Бала әти-әнисенең ни белән шөгыльләнүен күреп үсә икән, үзе дә вакытын бушка сарыф итмәс, телефонын читкә куеп торып, дуслары белән күбрәк аралашыр, – ди ул. 

Сергей Арцыбашев әйтүенчә, берләшмәдәге гаиләләр мәдәни чараларда гына түгел, сынаулар килгәндә дә бер-берсенә терәк була белә. Әйтик, музей хезмәткәре Дмитрий Кузнецов махсус хәрби операциягә киткәч, музей фондын саклаучы хатынына райондашлары зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук гаилә әгъзалары яу кырында булган мәдәният хезмәткәрләре дә игътибар үзәгендә тора.

 

– Берләшмәнең эшен алга таба да дәвам итәчәкбез. Алда безне яңа гаилә проектлары көтә. Чөнки берләшмәнең мөмкинлекләрен шундый җанлы аралашу, очрашуларда гына күрсәтеп була, – ди Сергей Арцыбашев.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре