Ул туган 1988 елны яхшы хәтерлим мин. Вуз тәмамлап, «распределение» буенча җибәрелгән мәктәптә беренче елымны эшләп төгәлләп киләм. Әле дә күз алдында: педсоветларның берсендә укытучылар һәм директор, укыту-тәрбия эшләрен онытып, ярты капчык он өчен талаштылар. Елга бер тапкыр шулай он бүлешәләр икән. Миңа – гаиләсез яшь егеткә он бөтенләй юк, һәм минем аңа бөтенләй исем дә китми. Мәктәп ашханәсеннән 16 тиенлек бер ипи алам да, шул җитә. Гаиләле кешегә исә югары сортлы он мөһим. Кунак та чакыргалыйсың, бәйрәмнәрдә бәлешен, тегесен-монысын да пешергәлисең. Ә он юк. Дөресрәге, дефицит. Сәүдә базалары, кибетләр тирәсендә танышларың булса, дефицит мәсьәләсен хәл итәргә була булуын. Ләкин танышлык мәсьәләсе ул елларда «кул кулны юа» дигән принцип белән хәл ителә. Укытучының абруе һәм дәрәҗәсе бер дә бу принципка туры килми иде. «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы» дигән әйтем дә ул чакта популяр. Кыскасы, оның, дөгең, бензиның булсын өчен син нинди дә булса бер «дефицит»ка ия булырга тиешсең. Абруйны, җәмгыятьтә йогынтыны шул хәл итә.
Август киңәшмәсендә булган бер җәнҗал да истә калган. Арчада педколледж бар. Ул чакта педучилище дип атала. Менә аның укытучылары абруйга ия иде берникадәр, чөнки мәктәп тәмамлаган баланы укырга урнаштырасы бар. Уку йортларында исә конкурслар. Педучилище укытучысы укырга керү өчен август аенда имтихан биргән егет-кызларның мәктәптәге укытучыларын сүгә. «Балаларыгыз наданнар», – ди. Озак кына баш иеп утыргач, укытучыларның берсе – үткенрәге торып баса да: «Нишләп надан булмасыннар? Менә минем фәлән укучым сезгә укырга керде. Ул «мама» дигән сүзне дә дүрт хата белән яза иде. Ничек керде ул укырга?» – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куя. Шунда әле генә нәгърәләр орып абитуриентларның грамоталылыгына анализ ясаган ханым кисәк йомшара. «Сез безне дә аңлагыз, аларның кайсының әнисе – кибеттә сатучы, кайсыныкы даруханәдә эшли», – ди.
Бүгенге җәмгыятьтә туып үскән яшьләргә кибет сатучысы белән даруханә кассасы янында басып торган ханымның җәмгыятьтәге йогынтысын аңлау кыен, билгеле. Әмма без яшәгән социализмда алар мәртәбә ияләре иде. Гаделлек мәсьәләсе ул елларда шулай үзара мөнәсәбәтләрнең аркау һәм буй җебе булып сузылган «мә дигәннең мәгънәсе бар» дигән принципка барып тоташа иде.
Автор һич кенә дә бүгенге җәмгыятькә мәдхия җырларга җыенмый. Без гаделсезлекнең бар дөньяны басып алуы шартларында яшибез. Шуңа күрә процент капиталына һәм чамадан тыш салымнарга корылган капитализм соңгы аккордын бирергә җыена да инде. «Психопатларның күпчелеге төрмәдә түгел, ә халыкара корпорацияләр һәм банкларның югары җитәкчелеге, сәясәтчеләр һәм хәрби җитәкчеләр арасында. Алар үзләрен беркайчан да гаепле итеп хис итми, җиңел генә җимерә һәм урлый. Күпчелек кешеләр аларга соклана, аларга охшарга тырыша», – дип, Нидерланд Баш мие институтының элеккеге директоры, нейробиолог Дик Свааб бик хаклы әйтә.
Безнең сүз бит социализм турында. Кешеләр социализмга омтыла башлаган икән, димәк, хәзерге җәмгыять яшәү өчен куркыныч урынга әверелә башлаган дигән сүз. Элекке совет кешеләре һәм аларның оныклары түгел, капитализмда туып үсүчеләр аңын да социалистик идеяләр яулый хәзер. АКШ Демпартиясен яклаучылар арасында социализмга уңай мөнәсәбәт күрсәтүчеләр 58 процентка җиткән. Тискәре караштагылар 18 процент кына.
Социализмга мәхәббәт тотучыларның бер дәлиле – ул чакта бушлай фатир бирәләр иде. Чынлап та бирәләр иде, ләкин... Һәркемгә дә түгел. Бушлай торак теге ярты капчык он кебек үк дефицитта иде. Колхоз авылында яшәүчеләр аның турында хыялланмыйлар да иде. Ташкичүдә, әйтик, СССР чорында колхоз төзегән өч фатир бар иде. Шәһәрдә яшәгән бик күп профессия вәкилләре шулай ук гомер буе эшләп тә фатирга тиенә алмый иде. Бу юлларның авторы 1983–1984 елларда сайлау вакытында Казанның үзәк урамнарында агитатор булып йөрде. Ул йөргән йортлардагы җимереклек, фәкыйрьлек хәзерге яшьләргә әйтеп ышандырмаслык иде. Сул Болак урамында ул чактагы пединститут бинасы белән янәшә йортның дивары җимерелгәч тә, стена урынына пәрдә элеп, Грибоков дигән адәм кыш җиткәнче яшәде. Тузган торактан казанлыларны яңа фатирларга кайчан күчерделәр әле? Бер өлеш суверенитет яулаган Татарстанда 1990 нчы елларда. Татарстан җитәкчеләре ике зур эш эшләп ташлады ул елларда: авылны газлы итте, тузган торакны бетерде.
Кызык бер сорау туа: торакны кайчан күбрәк төзегәннәр? СССРдамы, хәзерге Россиядәме? СССРда иң күп торак 1988 елда төзелгән. 132,3 млн кв. метр. Җан башына бүлгәч, 0,466 кв. метр туры килә. Россиядә 2023 елда 110,4 млн кв. метр торак төзелгән. Җан башына 0,754 кв. м туры килә. Чагыштыруның СССР файдасына түгел икәне күзгә ташланып тора. Сезне Татарстан күрсәткечләре кызыксындыра инде, билгеле. Татарстанда, Россиядән аермалы буларак, торак төзелеше темпы бүген дә артып бара. 2023 елда җан башына 0,859 кв. метр туры килсә, 2025 тә – 0,874 кв. метр. СССР рекордыннан 1,87 тапкыр артык. Уртача уңайлы торак белән тәэмин итү өчен бер кешегә 18–25 квадрат метр торак туры килергә тиеш. СССРда 1990 елда ил таркалыр алдыннан бер кешегә уртача 16 кв. метр торак туры килгән. 2024 ел Россиясендә бу сан – 29,4 кв. метр; Татарстанда – якынча 30 кв. метр. Тагын бер кызыклы сан китерик. Рәсми статистика СССРда уртача кешегә туры килгән 16 кв. метр торакның якынча 0,17 кв. метры авария хәлендәге торак булганын әйтә. Бүгенге Татарстанда бу сан – 0,018 кв. метр гына. Процентка күчерсәк, СССРда авария хәлендәге торакның торак фондындагы өлеше – 1,8%, хәзерге Татарстанда – 0,063% кына. Чагыштыру бер дә СССР файдасына түгел бит әле монда.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез