Сөенче! Киләсе елның 1 гыйнварыннан илдә пенсия арта

Яңа ел пенсионерларга сөенеч алып киләчәк. Киләсе елның 1 гыйнварыннан илдә пенсия арта. Булганына өстәп, 2025 елда уртача пенсия күләмен хезмәт хакының 40 процентына кадәр җиткерергә дә тәкъдим иткәннәр. Кемгә күпме тиеш?

Ел башында иминият пенсиясе 7,3 процентка артачак. Яңалык лаеклы ялдагыларга да (аларның пенсиясе ел саен индексацияләнә), пенсия яшенә җитеп тә, эшен дәвам иттерүче өлкәннәргә дә (бу – соңгы ун елда тәүге индексацияләү булачак) бер үк дәрәҗәдә кагыла. Киләсе елда пенсия түләүгә 824 миллиард сум акча кирәк булачак, дип фаразлана.

– 2025 елдан барлык өлкәннәрнең дә пенсиясе артачак, – ди Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин. – 2016 елда кабул ителгән закон нигезендә, эшләмәүче пенсионерларның айлык акчасы индексацияләү хисабына ел саен арта, ә менә лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп тә, эшен дәвам иттерүчеләрнең пенсиясен индексацияләүгә бәйле үзгәрешләр аларның шәхси счетында теркәлеп бара. Исәп-хисап исә эш урыныннан рәсми рәвештә киткәч ясала.

Эдуард Вафин тагын бер нәрсәгә ачыклык кертте: 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның акчасы алар хәзер кулга ала торган пенсиядән чыгып түгел, ә 2016–2024 еллардагы индексацияләүләрне дә исәпкә алып артачак. Шул ук вакытта, 2016–2024 еллардагы индексация исәбенә айлык түләүләрне арттыру өчен, хәзерге кебек үк эштән киткәч кенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Санап карыйк:

Эшләүче пенсионерның иминият пенсиясе 15 мең сум, ди. Ул 2021 елдан бирле эштән китмәгән. Әлеге вакыттан бирле пенсияне дүрт тапкыр индексацияләгән булсалар: 2021 елда – 6,3 процентка, 2022 елда – 19,46 процентка, 2023 елда – 4,8 процентка, 2024 елда – 7,5 процентка (барлыгы 38,06 процентка), бүген аның пенсиясе 20 мең 790 сум тәшкил иткән булыр иде. Пенсионерның шәхси счетында әлеге сумма күренә дә инде. 2025 елда айлык акча шуннан чыгып индексацияләнәчәк һәм үзе ала торган 15 мең сумга өстәләчәк.

– Күрүебезчә, әлеге ысул зуррак күләмдә түләү алу мөмкинлеген тәэмин итә. Ә эштән туктауның киләсе аенда алдагы еллар өчен түләү өстәләчәк. Искәртеп узам: гражданнарга моның өчен Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, эшләүче пенсионерларның акчасы үзеннән-үзе индексацияләнәчәк, – диде Эдуард Вафин.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бу елның 1 июненә Татарстанда 209 мең эшләүче пенсионер исәпләнә. Бу – пенсия алучыларың  18,9 проценты. Республикада лаеклы ялдагыларның уртача пенсиясе – якынча  21 мең сум, ә эшләүче пенсионерларныкы якынча 18 сум тәшкил итә.

Ул арада Мәскәү өлкәсе Думасы депутаты Анатолий Никитин 2025 елдан картлык буенча уртача пенсия күләмен хезмәт хакының 40 процентына кадәр җиткерергә тәкъдим иткән. «Бу гадел булачак», – дигән ул. Болай булса, Мәскәүдә яшәүче әби-бабайлар, мәсәлән, уртача – 63 мең сум, ә Татарстандагы пенсионерлар 30 мең сум пенсиягә өмет итә алыр иде. Тик Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб әйтүенчә, әлегә мондый күрсәткечләргә ирешү мөмкин түгел. «Бүген пенсияләр эш бирүче һәр хезмәткәр өчен 22 процент күләмендә түләгән иминият кертемнәреннән чыгып формалаша», – дигән ул.

 Гамәлдәге пенсия реформасы нигезендә, киләсе елда беркем дә картлык буенча пенсиягә чыга алмаячак. Мондый хәл 2023 елда булды инде һәм тагын 2027 елда кабатланачак. Ачыклык кертик: быел картлык буенча пенсиягә 1966 елда туган хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар чыкты. Пенсия реформасына кадәр алар 2021 елда лаеклы ялга китәргә тиеш иде. Чиратта – 1967 елда туган хатын-кызлар һәм 1962 елда туган ир-атлар. Хәзер «күчеш чоры» бер елга артып бару сәбәпле, аларга 59 һәм 64 яшь тулганны көтәргә туры киләчәк. Бу 2026 елда гына булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре