«Сөенеп туеп булмый»: Татарстанда урып-җыю эше дәвам итә

Республика кырларыннан 1 млн 500 мең тоннага якын икмәк амбарларга кайтты. Уртача уңыш гектарыннан 43,4 центнер чыга. Иң зур күрсәткеч – Тәтештә: 67 центнер. Буа, Нурлат, Алексеевск, Кайбыч кебек районнарда урып-җыю эшләренең экваторына якынлашалар. 

Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев сүзләренчә, хәзерге вакытта уҗым культуралары үсә торган мәйданнарның 69 проценты җыеп алынган. Уңыш күләме – гектарыннан 50 центнер. Гомуми уңыш 56 мең тоннадан арткан.

– Фермер хуҗалыклары да уракка төште. Игеннәр кибеп бетте, бар да яхшы. Әлегә һава торышы бик уңай тора. Киләсе көннәрдә яңгыр да күрсәтә, алда ни буласын әйтеп булмый. Тик яуган очракта да, зыяны булмас. Соңгы көннәрдәге эсселек нәтиҗәсе: туфрак кибеп, җирләр бик нык катып китте. Яңгыр җирне бераз йомшартыр иде. Бездә техник культуралар күп чәчелде. Көнбагышы да, рапсы да, чөгендере дә бар. Шикәр чөгендеренә 18–20 августта керешербез дип торабыз, – диде ул.

Идарә башлыгыннан быелгы урып-җыюның үзенчәлекләрен дә сорадык.

– Быел ашлыкны элеваторларга турыдан-туры озатабыз. Барлык бөртеклеләрне дә вакытында кабул итеп, бераз гына киптереп чыгаралар. Шуңа күрә зарланырга сәбәп юк. Хезмәт хакларын вакытында түлиләр, ягулык җитәрлек. Тагын бер үзенчәлеген әйтергә була: банк ставкалары югары булгач, быел комбайн-трактор паркы яңартылмады диярлек. Шуңа күрә ватылып торулар күбрәк. Әле ярый көннәр коры тора, дибез. Юештә эшләү тагын да уңайсызрак булыр иде, – диде Фәргать Камалиев.

Урып-җыю чорында тырышып эшләүчеләрне зурлый торган матур гадәт тә бар районнарда. Бу яктан зәйлеләр дә юмарт. Район башлыгы 4,5 мең тоннадан артык икмәк суктырган комбайнчыга – 50 мең, 4250–4500 тоннага – 40 мең, 4000–4250 тоннага кадәр 30 мең сум күләмендә премия вәгъдә итә.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән башка мәшәкатьләр дә бетеп тормый. Хуҗалыклар терлек азыгы, киләсе уңыш өчен җирләр әзерли.

– Кукуруздан кала башка терлек азыгын әзерләп бетердек. Азнакай белән Сарманда 4 мең башка исәпләнгән заманча комплекслар төзелгәч, безнең районда мал саны бетеп бара. Буаз таналарны әлеге ике районга күчереп барабыз. «Агросила» холдингы ел ахырына кадәр бер савым сыерын да калдырмау бурычын куйды. Булганнарына җитәрлек азык әзерләнде. Моңа кадәр күпьеллык үлән үскән җирләргә бөртеклеләр, шикәр чөгендере чәчәргә ниятлибез.

Сабалылар да уракта тырышып эшли. Идарә башлыгы Гафур Хәсәншин да без шалтыратканда кырда, комбайнчылар янында иде.

– Быел уңышка сөенеп туеп булмый. Көннәре дә бик уңай торды, механизаторлар иртәдән кичкә кадәр кырларда, – диде ул. – Башта көзге культуралар – бодай, арыш һәм башкаларны җыеп алдык. Әлегә районда барлык мәйданның 25 проценттан артыгында урып-җыю эшләре башкарылды. Иң мул уңышны «Мөхәммәтшин» фермер хуҗалыгы җыеп алды. Аларда уңыш күләме 55 центнердан югарырак. Аерым бер хуҗалыкларда 40 центнер тирәсе уңыш чыга. Ә гомумән, районда уртача күрсәткеч 38 центнерны тәшкил итә.

Саба – терлек саны иң күп булган районнарның берсе. Шуңа күрә монда терлек азыгы әзерләүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Ә бөртекле культуралар үсә торган мәйданнар кимегән. Бүген алар 25 мең тонна тирәсе бөртек суктырган. Аның каравы терлек азыгын күпләп әзерләгәннәр.

– Әлегә 210 мең тонна сенаж әзерләдек. Моның кадәрлене әзерләгәнне белмим дә. Ашлык күләме дә начар булмас дип уйлыйм. Булганын исән-сау, әрәм итмичә җыеп алырга насыйп булсын, – диде Гафур Хәсәншин.

Мамадыш районы да – авыл хуҗалыгында әйдәп бара торган районнарның берсе. Шуңа күрә аларның да хәлләрен белешеп алдык.

– Бүген без урып-җыю мәйданнарының 25 процентында эшләрне төгәлләп, 44 мең тоннага якын ашлык җыеп алдык. Чыгышы – гектарыннан 60 центнер. Бу көзге бодай иде. Хәзер арыш һәм тритикале (бодай белән арыш кушылмасы) культураларын җыюга керешәбез. Аннан соң борчакка төшәбез, – диде идарә башлыгы Ильяс Габрахимов.

Аның фикеренчә, быел яңгыр да вакытында явып, кояшы да вакытында чыкты.

– Чәчү дә вакытында төгәлләнде, технологияләрне дә тиешенчә үти алдык. Һава шартлары авыруларга, корткычларга каршы көрәшергә дә мөмкинлекләр тудырды. Шуңа күрә уңыш бик яхшы. Әгәр алга таба да шулай барса, без бик канәгать булабыз. 40–45 центнер чыгыш белән төгәлли алсак, Мамадыш өчен бик зур үсеш булачак бу. Бүген дә һава торышы бик әйбәт. Җирләрне вакытында эшкәртеп, саламын җыеп барабыз, – диде ул.

Идарә башлыгы белән ашлык бәяләрен дә бераз фаразладык. Дөрес, әлегә аларның төгәл хакларны чамалау бик үк дөрес булмас, тик якынча әйткәндә, уңыш яхшы, димәк, бәясе дә югары булмаячак.

– Бәяләр арзанрак булыр, дип уйлыйм, – ди ул. – Әлегә республикада уңыш күләме бик яхшы. Ә мондый елларда бәянең артык күтәрелгәне юк.

Берочтан комбайнчыларның кәефләрен белешеп алдык. Балтач районының «Бөрбаш» хуҗалыгы комбайнчысы, Татарстанның атказанган механизаторы Нурислам Сабирҗанов быел 40 нчы сезонына чыккан.

– Кырларда өч комбайн эшли. Урып-җыю яхшы гына бара, без канәгать. Без эшли торган кырда уңыш күләме әллә ни зур дип әйтеп булмый: 35-40 центнер. Арыш җыеп бетердек, арпаның яртысын төгәлләдек, борчак, солы суктык. Узган еллар белән чагыштырганда, урып-җыюның авырлыгы бар, чөнки ашлыклар өлгереп җитеп, егылган. Ләкин без бөртеген дә әрәм итмәскә, калдырмаска тырышабыз, – диде ул.

Нурислам абый бу чорның берни белән дә чагыштырып булмый торган рәхәтлеген әйтте.

– Көтеп алабыз инде без аны. Инде тагын эшләп буламы, юкмы, әйтеп булмый. Яшь бара, 60ка якынлашабыз бит. Өйдәгеләр «Эшләмә!» – дип торсалар да, шушында ашкынган күңел белән генә килешеп бетеп булмый. Өйдә дә җәен эш күп. Ләкин ияләнгән, яраткан һөнәр, дип һаман йөрибез. Вакытында акчасын түлиләр, сорасаң, ашлыгын, печәнен бирәләр. Авылда иң кадерлесе шул бит. Басуда ике тапкыр ашаталар, күңелне күрәләр. Шулай булгач, эшлисе дә эшлисе әле. Мактаулы исемгә дә тап төшерергә ярамый, дип тырышып эшлибез. Үзебез чәчәбез, үзебез җыябыз. Яшьләр юк, бөтен авыл хуҗалыгы безнең кебекләр җилкәсендә, – диде Нурислам Сабирҗанов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Агросәнәгать комплексына кадрлар” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре