Шойгу хәрби хезмәткә чакырылыш яшен арттыру тәкъдиме белән чыкты

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Оборона министрлыгы коллегиясендә кораллы көчләрне комплектлаганда чакырылыш яшен этаплап арттырырга кирәклеген әйтте. Бу турыда Lenta.ru хәбәр итә.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның минималь яшен 18дән 21 яшькә кадәр күтәрергә, ә иң чик яшен 30 яшькә кадәр арттырырга телиләр.

Шойгу шулай ук Россия Кораллы Көчләре санын 1,5 миллион кешегә җиткерергә тәкъдим итте, алар арасында 670 мең контрактчы булырга тиеш, ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре