Быел Түбән Кама шәһәрендә узачак “СөлгеФест/Вышивай-любя” чарасына 828,5 мең сум юлланачак. Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәгенең киң колачлы этнофестиваль оештыру проектына, Президент грантлары фонды бәйгесендә җиңүе нәтиҗәсендә, шуның кадәр акча алыначак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән.
“СөлгеФест/Вышивай-любя” проекты бәйгегә тәкъдим ителгән 10 882 башлангыч арасыннан сайлап алынган. Проектны эшләүдә һәм заявка тапшыруда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт! “СөлгеФест/Вышивай-любя” этнофестиваленең Түбән Кама мәдәни тормышында бик күркәм визит карточкасына әйләнәсенә ышанам”, – дигән Беляев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез