Соңгы 5 ел эчендә Казан юлларында аварияләр – 28, зыян күрүче һәм һәлак булучылар саны – 26 процентка кимегән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтүенчә, быел беренче яртыеллыкта Татарстан башкаласында 534 авария теркәлгән. Шул сәбәпле 8 кеше һәлак булган, 649ы җәрәхәтләнгән яки имгәнгән. Бу саннар – узган елның шушы ук чорындагыга караганда шактый ук ким.
Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, аварияләр азаюга карамастан, узган елда юлларда 68 хәтәр урын ачыкланган. Шуның 26сы – аварияләр иң еш булган, 9ы – һәлак булучыларны иң күп “туплаган” урыннар. Фаҗигалар санын киметү өчен мондый куркыныч урыннарны юкка чыгару чаралары булдырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез