Ул иңбаш мускулын тарттырган кебек булган да берничә атна моңа игътибар итмичә йөргән. Авыртуы бетмәгәч, табибка күренәсе иткән. Белгеч, сул кулында нерв кысылуын әйтеп, авыртуны баса торган дарулар билгеләгән һәм өенә кайтарып җибәргән.
Тик 49 яшьлек ир-атның авыртуы көчәйгәннән-көчәя генә барган. Бигрәк тә – төннәрен. Төн уртасында, чәнчеп авыртуга түзә алмыйча, кычкырып уяна башлаган. Төнге тыныч йокысы 1-2 сәгатьтән артмаган, дип яза “Российская газета” Daily Mail мәгълүматларына таянып.
Берникадәр вакыттан соң иңбашындагы авыртуы аркасында кулын күтәрү яки нәрсә дә булса тоту нык кыенлашкан. Кашык тоту, душта юыну бер михнәткә әйләнгән. Ир-ат, хатыны белән киңәшләшкәч, янә хастаханәгә (авырту билгеләре пәйда булганнан соң алты ай узгач) барасы иткән. Табиблар, терәк-хәрәкәт системасына зыян килгән, дип, бу юлы да авыртуны баса торган препаратлар билгеләгән дә өенә кайтарып җибәргән.
“Организмда ниндидер куркыныч процессларның баруын аңладым. Әмма төрле табибларга эләгүем сәбәпле, нинди кыенлыклар кичерүемне һәркайсына яңабаштан аңлатырга туры килде. Шул сәбәпле алар хәлемнең ни дәрәҗәдә начараюын күрә дә, аңлый да алмады”, – дигән ир-ат.
Күкрәгендә түзеп тора алмаслык чәнчү сизгәннән соң, кабаттан чиренең сәбәбен ачыклату омтылыпы ясарга булган. Яңа тикшеренү үпкәсендә яман шешнең дүртенче стадиясен күрсәткән...
Соңыннан белгечләр аңлатканча, шеш, муенга бара торган нервка басып, иңбашында авырту барлыкка китергән. Йөткерү кебек башка билгеләр күзәтелмәгән.
Хәзерге вакытта сырхауга иммунотерапия уздырыла икән. Сүз уңаеннан, ир-атның озак еллар буе тәмәке тартканлыгы мәгълүм.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез