Сорап тормый: республикада ОРВИ йоктыручылар саны арта

Чир тик ятмый. Әле күптән түгел Татарстанда ОРВИ йоктыручылар саны ике тапкыр артуын хәбәр иткән идек. Соңгы бер атна эчендә авыручылар саны тагын 23 процентка арткан. Көчле ютәл борчый, борынга томау төшә, температура күтәрелә... Бүген күпләр әнә шуннан зарлана. Белгечләр сүзләренчә, моңа гаҗәпләнәсе юк: вируслы авырулар баш калкыткан чорга аяк бастык. Чир аяктан екмасын өчен нишләргә?

Казанның Идел буе районында яшәүче Гүзәл Сәлимова, сентябрь башланганнан бирле гаиләбез белән авырыйбыз, ди. Хәзер кулдан килгән бөтен ысуллар ярдәмендә иммунитетларын ныгытырга тырыша алар.

– Сентябрь башланырга да өлгермәде, быел беренче сыйныфка укырга кергән улыбыз авырый башлады. Өч көн генә укып калды. Бер атна авырды, әле менә күптән түгел генә мәктәпкә китте. Аның артыннан – ирем, хәзер мин авырыйм. Быел җәй буе бакчада яшелчә, җиләк-җимеш ашадык, үзебезчә иммунитет ныгыттык инде. Әмма чир көчлерәк булып чыкты. Хәзер менә гриппка каршы прививка ясатырга да кирәктер, дим. Терелеп беткәч, анысына да чират җитәр, – ди Гүзәл.

Шәһәрдә генә түгел, авылда да авыручылар күп. Питрәч районының Тау Иле авылы фельдшеры Алинә Мөхәммәтдинова сүзләренә караганда, соңгы арада аларда да салкын тиеп авыручылар саны арткан. Авыл халкы һаман да шул көчле ютәл, тамак авыртудан зарлана икән.

Республиканың Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы бер атнада Татарстанда 15 меңнән артык ОРВИ йоктыру очрагы теркәлгән. Бер атна эчендә авыручылар саны 23 процентка арткан. Белгечләр моны көтелгән, сезонлы күренеш дип атый. Республиканың Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, сентябрьнең беренче атналарында күбрәк балалар авырган булса, соңгы арада өлкәннәр арасында да чиргә бирешүчеләр саны арткан.

– Республикада ОРВИ йоктыручылар саны сентябрьнең икенче атнасыннан арта башлады. Башта күбрәк балалар авырды. Бу аңлашыла да. Мәктәптә укулар башланды, күп бала бакчага китте. Сентябрьнең өченче атнасыннан инде республикада өлкәннәр авырый башлады, – дип аңлата Марина Патяшина. – Пычрак кулларда вирус 15 минут яшәргә сәләтле. Шуңа күрә вируслы чирләр котырган чорда кулларны ешрак юарга кирәк. Үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калып дәваланыгыз, балаларны да мәктәпкә җибәрмәгез.

Табиблар яшерми: чир таралган чорда, аны әле бер, әле икенче ысул ярдәмендә үзлегеннән генә җиңәргә тырышучылар да арта. Шуның белән күпләр организмына икеләтә зыян китерә, ди алар. Башкаланың 20 нче номерлы хастаханәсе табиб-терапевты Ксения Гладковага да авыруларга бу хакта гел әйтеп, кисәтеп торырга туры килә икән.

– Вируслы чирләрне белер-белмәс, үзлегеңнән генә дәваларга ярамый. Бу җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Бигрәк тә яше 60 тан узган кешеләргә сак булырга кирәк. Аларның күбесе шикәр чире, хроник йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегә. Вируслы чирләр исә хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин, – дип кисәтә табиб.

ОРВИ, грипптан саклану өчен табиблар тагын берничә гади генә киңәшне истә тотарга куша. Кеше күп булган урыннарда битлек кияргә, урамнан кергәч, яхшылап кулларны, борынны юарга, авырган кеше белән күрешмичә торырга, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә кирәк. Вируслы чирләрдән саклану өчен иң нәтиҗәле чара дип исә алар вакцина ясатуны атый.

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, быел республикада 2,4 миллион кешегә гриппка каршы вакцина ясарга планлаштыралар. Бу – республикада яшәүчеләрнең 60,7 проценты дигән сүз. Әлегә 955 073 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан.

Казанның 10 нчы номерлы шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова сүзләренә караганда, соңгы елларда баласына гриппка каршы вакцина ясаткан ата-аналар саны да арткан. Күпләр файдасын күрә чөнки.

– Соңгы елларда балалар арасында энтеровирус инфекциясе дә еш очрый башлады. Ул биш яше тулмаган балалар арасында күбрәк күзәтелә. Аны йоктырган баланың температурасы күтәрелә, тәненә тимгелләр чыга, эче авырта, эче китә. Шуңа  вируслы авырулар чорында әнә шул билгеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Берсе булса да күзәтелә икән, кичекмәстән табибка күренү зарур, – ди Лилия Мөхәммәтгатова.

Белгечләр, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны декабрь уртасында иң югары ноктага җитәчәк, дип фаразлый. Чирдән саклану өчен шуңарчы алдан чарасын күрергә киңәш итә алар.

Кайчан нәрсә борчый?

Билгеле булганча, ОРВИның әллә ничә төре билгеле. Шуларның берничәсе аеруча еш очрый, дип кисәтә белгечләр. Аларны ничек аерырга?

  1. Риновирус.

ОРВИның әлеге төре белән бер сезонда әллә ничә мәртәбә авырырга мөмкин. Авыруның беренче сәгатьләрендә үк борыннан ага башлый. Кеше бертуктамый төчкерә. Моннан тыш ул ис, тәм дә сизмәскә, хәтта начар

ишетә башларга ук мөмкин. Риновирус вакытында температура күтәрелми. Чир бер атнага сузыла.

  1. Парагрипп.

Андый чакта тамак авырта, тавыш бетә, көчле ютәл пәйда була. Вирусның әлеге төре вакытында, нигездә, үпкәләр һәм тавыш зыян күрә. Балалар аны аеруча авырдан уздыра. Алар сулыш ала алмыйча, буыла башларга ук мөмкин. Вакытында чарасын күрмәсәң, авыру 2–3 атнага ук сузылырга мөмкин.

  1. Аденовирус.

Иң аермалы билгесе – күзләр яшьләнә, «кисеп» авырта башлый. Чир үзе бөтен тән авырту, калтыранудан башлана. Температура күтәрелми. Берничә көннән ютәл пәйда була, борынга томау төшә, тамак авырта. 5–8 көн эчендә бетә. Вакытында дәваланмасаң, чир 2–3 атнага ук сузыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре