Пионерия ул – балачак, горурлык. Кызыл галстук бәйләп әлеге юлны үтүчеләр шулай дип искә ала. Походларга бару, учак ягып, бәрәңге пешерү, ялгыз әби-бабайларга булышу гына түгел бу. Пионер булганнарның күңелендә нинди хатирәләр саклана?
Фоат Садриев, халык язучысы:
– Галстук бәйләгәч, бөтенләй икенче кешегә әйләнә идек. Әйткән сүз – аткан ук. Нәрсә кушылган, пионерлар шуны үти иде. Галстугым сакланмаган. Ул вакытта фәкыйрьлек заманы бит. Кайчак муенга кызыл тукыма кисәге дә бәйләп куя идек. Әби-бабайларга булышырга йөрдек. Сәхнәдән төшмәдек. Ут та юк югыйсә. Җиделе лампалар яна. Клубларда соңга таба гына унлысы барлыкка килде. Сайлау булдымы, башкасымы – яшьләр концерт куя иде. Әдәбиятка кереп китүем дә шул елларда башланды. Пионер заманын сагынам.
Фәния Галиева, Азнакай районының Сәпәй авыл җирлеге башлыгы:
– Пионерия бездә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләде. Пионерга алсыннар өчен барыбыз да тәртипле булырга, яхшы укырга тырыштык. Кечене – кече, олыны олы иттек. Бүген үзебездә булган тәҗрибәне балаларга, оныкларга җиткерәбез. Пионерия көнендә авыл халкы белән бергәләп агач утыртабыз. Пилотка киеп, галстуклар тагып, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып урамнардан үтәбез. Аннан чишмә янына җыелып, чәй эчәбез. Галстук, значокларны саклыйбыз.
Олег Волков, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укытучысы, Туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре:
– Пионерия бетсә дә, мәктәптә «Беренчеләр хәрәкәте» бар. Тугызъеллык мәктәптә бүген ун бала укый. Музейда пионериягә бәйле атрибутларны саклыйм. Бу көнне күргәзмә оештырам. Балаларга үзебез үткән чор турында сөйлим. Тимурчылык дигән нәрсә хәзер юк инде. Без атнага бер көн – фермага, бер көн әби-бабайларга булышырга бара идек. Пионерия көнендә урманга барып, бәрәңге пешереп ашый идек.
Мәдинә Мөхәммәтҗанова, Чаллының 39 нчы комплексы җирле җәмгыяте рәисе:
– Мин 1981 елда Алексеевск районының Кыр Шонталысы мәктәбен тәмамладым. Сыйныфта 30 бала идек. Ел саен Пионер туган көндә кырга чыга, урманга походка бара идек. Учак ягып, уха пешердек. Балалар авылда хәзер дә шул традицияне дәвам итә әле. Балалар укымый, әнә шулай ял итә. Хәзер дә сыйныфташлар белән «Ватсап»тагы төркемдә истәлекләрне, фотоларны барлыйбыз.
Айсылу Габдрахманова, Тукай районының Сәет авылы клуб мөдире:
– Пионерия ул – яшьлек, горурлык. Башта октябрят дип, аннан пионер булуыбыз өчен сөендек. Көн саен галстукны үтүкләп бәйләүләр онытылмый. Ашык-пошык кына ярамый. Югыйсә линейкада кисәтү ясаячаклар. Кайчак үтүк тиеп, галстук почмагы эреп тә китә. Шуңа күрә әни берничәне сатып ала иде.
Әби-бабайларга булыштык. «Без – тимурчылар», – дип горурлана идек. Мин үзем Сәмәй авылы кызы. Без килгәч, әбиләр эшләтмәскә тырыша, чәй эчерә, яшьлекләрен сөйли иде. Без, алайса укытучылар ачулана дип, чишмәдән су алып кайта идек. Галия исемле бер күзе сукыр апа бар иде. Инвалидлар җәмгыятеннән аңа массаж тарагына энәләр куярга кушалар иде. Аның эше иде бу. Ничәне ясарга тиеш булгандыр, анысын хәтерләмим. Без, тимурчылар, шуны ясарга бара идек. Ул безне тәмле итеп чәй ясап, коймак белән сыйлый иде. Әле дә классташлар белән Галия апага тарак тезергә бара идек дип искә төшерәбез. Фермага да бардык. Дуңгызларга күмер, кычыткан, имән чикләвеге җыйдык. Кайсы отряд күпме җыйганын үлчиләр иде. Нык тырышканбыз, авылда бер кычыткан да калмады. Мин җыясы җирдән син җыйгансың, дип бер-беребез белән әйткәләшеп тә ала идек. Эш белән күңелле үткән. Бар рәхәте шунда иде. Ул вакытта телефон юк. Атнага бер мәртәбә әкият карадык. Яңа кино чыккан саен гаиләбез белән телевизор янына тезелеп утыра идек. Пионерия көнендә мәктәпкә барырга җыенам. Башлагычта нибары дүрт бала укый. Галстукны алырмын да пионерия тарихын сөйләрмен.
Нуршидә Шакирова, шагыйрә:
– Инде гомернең көзендә булсам да, кызыл галстук тагып, ашкына-ашкына мәктәпкә барган чакларны сагынам. Пионерия көне күңелгә аеруча якын. Без, пионерлар, ул көнне жыелышып урманга бара, анда концерт оештырып, шигырь укып, җырлап, биеп күңел ача идек. Ә кайтканда кызлар кулында язның беренче чәчәкләреннән жыйган зәңгәр букет була иде. Тик мин генә чәчәксез кайта идем. Кар астыннан баш калкытып, кояшка үрелгән чәчәкләрне өзәргә кызгана идем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез