«Фатир откан», «Лотереяда 1 миллион сум акча откан»... Мондый яңалыкларны гел укып һәм ишетеп торабыз. Сер түгел, отышлы уеннарда катнашып, байлыкларын арттыручылар, фатирлы яки машиналы булучылар булгалый. Ә сез андый уеннарда катнашасызмы? Ни дә булса отканыгыз бармы?
Булат БӘЙРӘМОВ, алып баручы:
– Мондый уеннар белән мавыкмыйм. Бер тапкыр гына уңыш елмайган иде. Дөрес хәтерләсәм, 2003 ел булгандыр, лотерея билеты алдым һәм 1500 сум акча оттым. Ә менә машина һәм 400 мең сум акча откан кешеләр турында ишетеп кенә белмим, үз күзләрем белән күргәнем бар. Аларга карап: «Бәхетле болар», – диләр. Бу сүзләр белән килешмим. Акча отып, бәхеттән сәламәтлекләре какшаган яки акчаны дөрес кулланмыйча бөлгенлеккә төшкән кешеләр дә күп бит. Акча бәхет кенә түгел, кайгы да китерергә мөмкин.
Ришат ӘХМӘДУЛЛИН, Камал театры артисты:
– Миңа насыйп булса, ул җир ярып керер иде, диләр. Мин дә шулай дим. Миңа насыйп булган акча, фатир яки машина отышлы уеннарда катнашмасам да, минеке булыр иде. Бүгенгәчә мондый уеннар белән мавыкканым юк.
Гөлгенә МАННАНОВА, укытучы:
– Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан лотерея билеты сатып алу – безнең гаилә традициясе. 100 сумлык 4–5 билет алабыз һәм шуның берсенә булса да 50 сум күләмендә акча чыгып куя. Тик 2017 елда, ялгышыпмы шунда, 1000 сум откан идек. Отышлы уеннар белән мавыгырга тырышмыйбыз, акчаны юкка сарыф итү бу. Әмма кайчак бәхетне сынап карыйсы килә.
Фәнил ВАККАЗОВ, алып баручы, җырчы:
– Үземне бәхет елмая торган кешеләр рәтенә кертәм. Хатыным миңа гел: «Син «везучий» инде», – ди. Шәхсән үземнең ниндидер отышлы уеннарда катнашканым юк, бер тапкыр да лотерея билеты алганым булмады. Күпләр кебек Яңа ел алдыннан билет эзләп тә җәфаланмыйм. Әнинең минем өчен билет алганы бар, ләкин андый чакта бәхет елмаймый миңа, нидер отканым юк. Шуңа күрә үзең эшләп алуың хәерлерәк дип уйлыйм.
Наилә ВИЛДАНОВА, пешекче:
– Якыннарым мине уңыш елмая торган кешегә саный. Кечкенәдән үк шулай булды. Мәктәптә укыганда да контроль эшләрнең җиңел варианты эләкте, көллияттә белем алганда да гел яхшылап өйрәнгән билетны тартып ала идем. Тормыш корып яши башлагач та, барысы җиңел барды. Әмма отышлы уеннарда гомер катнашканым булмады. Хәзер Сабан туйларында да лотерея оештыралар икән бит. Быелгы бәйрәмнәрдә генә игътибар иттем: ризык һәм уенчык кибетләре белән беррәттән велосипед, самокат, ноутбук, колакчыннар, электрон сәгать тартмалары җиргә тезелгән бер нокта үзенә җәлеп итеп тора. Шунда 200 сум акчаңны түлисең дә, «барабан»ны әйләндереп, бер билет тартып аласың, ә ул билетта синең нәрсә отканлыгың языла. Кызык уен кебек тоелды. Балалар да: «Әни, катнашып карыйк әле», – диделәр. Каршы килмәдем. Башта балалар алды. Улым бер кәнфит иясе булды, кызыма уңыш елмаймады. Тормыш иптәшемә дә берни эләкмәде. Мин исә пульт белән йөртә торган машина оттым. Туганнар арасында мине: «Фарт Наиләсе» дип йөртәләр хәзер. Шул вакыйганы искә алабыз да көлешәбез.
Айсылу МӨСӘЛЛӘМОВА, Тинчурин театры артисты:
– Бәхет минем белән янәшә йөри дип әйтә алам. Тик мин – реалист кеше. Минемчә, көч түгеп эшләп алган байлык кына бәхет китерә ала. Мәктәптә укыган чакларда Яңа ел бәйрәмнәрендә лотерея билетлары алып, кечкенә бүләкләр отканым әле дә хәтеремдә. Студент елларында көнбагыш салынган пакет эченнән бәхетле код табып, бүләккә зур йомшак плед оттым. «Башваткыч» телевизион тапшыруында мультиварка отуымны да бәхетле очрак дип саныйм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез