Россиядә яшәүче ун кешенең дүртесе буш вакытының җитәрлек булуы белән мактана ала икән. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү (ВЦИОМ) белгечләре әнә шундый нәтиҗә ясаган. Буш вакыт булу-булмау, беренче чиратта, яшькә бәйле: яшьләргә вакыт җитми, өлкәнрәкләр вакытны ничек уздырырга белми. Ә сезнең буш вакытыгыз җитәрлекме?
Альбина Апанаева, җырчы:
– Үземнең иҗат студиям бар. Анда кырыкка якын бала вокал, хореография, сынлы сәнгать, гитара һәм театр юнәлешләрендә шөгыльләнә. Шушы балалар өчен дә, үземнең иҗат өчен дә зур җаваплылык хисе тоеп яшәгәч, шәхси вакыт аз кала. Соңгы арада шуңа игътибар итәм: аз гына бушасам, өйдә дә, студиядә дә җыештыра, тузан сөртә, идән юа башлыйм. Мине ничектер ял иттерә бу эшләр. Тәртип урнашкач, рәхәт булып китә. Ә инде ял итәргә вакыт күбрәк булганда, сәяхәт итәргә яратам. Анда кызыклы китапларымны алып барам.
Кино, төрек сериаллары карарга яратмыйм, аңа вакыт та юк. Ә менә кызым белән спектакльләргә, кинотеатрларга йөрергә тырышабыз. Элегрәк, вакыт булганда, кибетләрдә йөрергә ярата идем. Хәзер кирәк киемне тиз генә барып сатып алам, әмма ашыгып йөргәч, бу эш рәхәтлек бирми.
Айрат Ильясов, алып баручы:
– Беркайчан да тик торганым юк! Концертлар, банкетлардан тыш та өстәмә шөгыльләребез бар. Автомобиль өлкәсендәме ул, тавыш аппаратлары буенчамы – эш шактый күп. Өйдә җәелеп яткан юк кебек. Үземә эшне табып кына торам мин. Йорт җиткерәбез, шуңа да әле берсен аласы, әле икенчесен эшлисе, дигәндәй. Шуңа күрә буш вакытым калмый да.
Алсу Фаракшина, пародия остасы:
– Сезгә җавап бирергә дә вакыт табып булмый әле монда! Көне-төне чабабыз, дисәм дә, арттыру булмас. Аллага шөкер! Эш булып кына торсын. Кечкенә бәбиемә кырык көн булуга, банкетларда эшли башладым. Хәзер менә Сабан туйларга чакыралар, анда әзерлек эшләре башланды. Әле мәктәптә укучы бала да бар. Көннең узып киткәнен сизмибез дә.
Рәсим Низамов, Татарстанның халык артисты:
– Әле менә авылда идем, юлдан кайтып кына кердем. Без бит инде, җырдагыча әйтсәк, шәһәргә килеп адашкан бер авыл баласы! Авылсыз яши алмыйбыз, язын бигрәк тә буш вакыт юк. Җай чыгуга, авылга ашыгабыз, җир эше бетми. Җир эше бетеп торганда, җыр эше башлана. Эшләрне иртәдән планлаштырып куйсаң, буш вакытың калмый да.
Илһам килгәндә, иҗатка ябырылам, яңа җырлар иҗат итә башлыйм. Спортка вакыт табарга тырышам, күп еллар волейбол уйныйм. Илһам булмаганда, әнә шул спорт, җир эше... Җыр җирдән аерылмаган бит ул, бер генә хәрефе аерыла. Җирдә нык басып торырга өйрәнергә кирәк, җырның урыны җирдә!
Илназ Баһ, җырчы:
– Буш вакыт бөтенләй юк, Аллага шөкер. Әгәр дә инде була калса, балалар белән бергәләп берәр җиргә барабыз. Я булмаса, өйдә барыбыз бергә кино карыйбыз. Һәм, әлбәттә, вакытымны җыр язуга багышлыйм.
Кадрия Хәммәдиева сораштырды
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез