Изге Рамазан ае һәр кешенең дә күңелен ачып бирә төсле. Яхшылыклар белән яшәүчеләр бу айда тагын да күп изгелек кылырга ашыга.
Шулай Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 115 нче номерлы "Сорнай"балалар бакчасы ураза тотучыларны сөендерде. Ифтар мәҗлесенә 60 ка якын кеше чакырулы иде. Араларында элек эшләп киткән һәм хәзерге бакча хезмәткәрләре, әниләр, мәктәп, балалар бакчасы мөдирләре. Мәҗлестә остабикә үтемле вәгазьләр сөйләп, Коръән аятләре укыды. Чакырылган әниләр дә читтә калмады- Мөнәҗәтләр әйтте. Өстәл муллыгына таң калырлык.
Ә җәмәгать белән намаз уку-нинди күркәм күренеш. Балаң шундый мөхиттәге бакчага йөресә-үзе шатлык түгелме?
"Сорнай" балалар бакчасы мөдире-Гүзәл Рамил кызы мондый төр чараны беренче генә ел оештырмый. Аллаһы Тәгалә аның уздырган ифтарларын кабул итсен, тормышына бәрәкәт өстәсен!
Алсу Бильданова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез