Дөньяда барган болгавыр чор йогынтысына каршы Россиядә кануннарны кырысландырып көрәшәләр. Дәүләт Думасында хакимият вәкилләрен матбугатта яисә интернетта хурлаган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз алдында тоткан төзәтмәләр проекты әзерләнә. Ә менә үлемгә китергән фетнәне оештырган һәм анда катнашкан өчен, иректән гомерлеккә мәхрүм итәргә ниятлиләр. Дума комитеты шундый закон проектын беренче укылышта кабул итәргә чакырды.
Финанс һәм икътисадый хәлләр дә сөенерлек түгел. Моны беркем дә яшерми. Үзәк банкның ел ахырына кадәр төп ставканы 20–22 процентка кадәр күтәрү ихтималы рәсми рәвештә таныла. Илдә сөт продуктлары җитми башлар, дип куркыталар. Ихтыяҗ җитештерүгә караганда тизрәк үсә икән. Хезмәт хаклары чамасыз үскән катлау сөт продуктларын куллануны арттыра, димәк. Тармак вәкилләре (сөт җитештерүчеләр дип бездә авыл халкын түгел, ә эшкәртү тармагы вәкилләрен атыйлар. – Р.Ф.) соңгы елда сөтнең үзкыйммәтенең 18 процентка, ә соңгы алты елда 70 процентка артуын белдерә. Бәяләр дә шуңа нисбәтле рәвештә үсә, билгеле. Татарстанда 18 сентябрьдә атланмайның уртача бәясе, алдагы атна белән чагыштырганда 8,11 сумга артып, килосы 848 сумга җиткән. Теләче районында меңгә аз гына тулмый, 995,88 сум йөри. Сөтнең уртача бәясе республикада – 74,35 сум, Яңа Чишмә районында – 91,32 сум. Үткән елның декабрь ахырында майның Татарстандагы уртача бәясе – 690,18 сум, Әлмәт районында 785,1 сум булган. Сөтнең уртача бәясе 2023 елда – 69,31 сум. Инфляцияне үзегез исәпләгез. Татарстан сөтне үз ихтыяҗыннан күпкә артыграк җитештерә, шуңа бездә хәл уңайрак әле. Бер нәрсәне искә төшерик: сөтнең сатып алу бәясе соңгы алты елда үзгәрмәде диярлек. Кимегән чаклары булды.
Бу юлларның авторы бюджетта хәрби чыгымнарның үсеш темпын чын инфляцияне исәпләүнең бер ысулы дип карарга чакыра. Хөкүмәт киләсе ел бюджетына күлмәк тегә. Оборона чыгымнары 22 процентка үсәр дип уйланыла. 2024 елда алар алдагы ел белән чагыштырганда 70 процентка арттырылган. Хөкүмәттә, акча табылачак, дип уйлыйлар, чөнки товарларга күтәрелгән бәяләрдән салым мул түләнәчәк. Бюджет дефициты 0,5 процент кына булыр дип көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез