Газетага язылу

Сөт өчен субсидия кемгә тиеш?

Кайбер районнарда, авылларда сөт өчен ара-тирә субсидияләр биреп алалар. Кукмара районының «Восток» хуҗалыгында бер дә биргәннәре юк. Ник алай икән? Кемнәргә һәм нинди күләмдә тиеш икән ул?

Илһам Абдуллин. Кукмара районы

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җавабы:

– Татарстанда сөткә субсидия бирү программасы юк. Чыгымнарны каплар өчен, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына субсидия бирү турындагы программа гына бар. Аның буенча кооператив әгъзаларыннан сатып алынган чимал (сөт) бәясеннән 10–15 процент субсидия кайтарыла. Республикага бүлеп бирелгән финансларның аз булуы сәбәпле, бу субсидия бер генә кварталга җитә. Аны кайбер кооперативлар алып та өлгерә алмый. Ә инде ул акчаны ничек кулланасын кооператив үзе хәл итә. Ул аны халыкка өләшү, хезмәткәрләренә хезмәт хакы итеп түләү, җиһазларын, техниканы яңарту өчен тотарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре