Газетага язылу

"Спутник V" вакцинасын эшләүчеләрнең берсен үтерүдә гаепләнүче кулга алынган

Мәскәүдә суд Гамалея үзәгенең фәнни хезмәткәре Андрей Ботиковны үтерүдә гаепләнгән Алексей Змановскийны кулга алды. Ир-ат ике ай сак астында булачак.

Арестован обвиняемый в убийстве разработчика «Спутника V»

Суд утырышы вакытында гаепләнүче тулысынча гаебен таныган. Тикшерү версиясе буенча, Змановский талаш вакытында Ботиковны каеш белән буып үтергән, ә аннары качкан.

Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында хәбәр итүләренчә, Андрей Ботиков өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән һәм "Спутник V" вакцинасына патент автордашы булган. Ботиков вакцинаны уйлап тапкан өчен Президент тарафыннан бүләкләнгән.

https://vatantat.ru/2023/03/106524/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре