Газетага язылу

Студент отрядлары өчен Татарстан Рәисенең күчмә вымпелы барлыкка киләчәк

Татарстанда республика Рәисенең «Татарстан Республикасында иң яхшы студент хезмәт отряды» күчмә вымпелы барлыкка киләчәк. Ул ел саен үткәрелә торган республика бәйгесе җиңүчесенә тапшырылачак.

Тиешле указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Документ нигезендә ел саен студентларның хезмәт отрядлары арасында конкурс үткәрү күздә тотыла.

Бүләкне гамәлгә кую республикада студентлар отрядлары хезмәт эшчәнлегенең әһәмиятен арттыруга һәм аларга карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре