Җәй хәтәрләреннән берсе – суга бату куркынычы. Кызганыч ки, зур суларда гына түгел, бассейн-мазарда ял итүчеләрнең күз алдында харап булучылар да бар. Бәла килеп чыгуын аңламаганлыктан бу. Пляжда коткаручы булып эшләүче Шамил Тимергалинның суга батудан саклану буенча киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Бата башлау билгеләре
Суда бәлагә юлыгучы кычкыра, коткаруны сорап, кулларын болгый алмый. Кеше сулыш алганда түгел, ә сулышны чыгарганда сөйләшә. Бер үк вакытта кычкырып та, сулыш алып та булмый. Ә бата башлаучы иң элек сулыш алу турында уйлый. Үзе дә белештермичә як-якка җәйгән куллары белән суга «таянып», өскә калыкмакчы була. Куллары «буш» булмаганлыктан, аларны болгап, ярдәм сорый алмый. Шулай ук бәлагә тарыган кеше, битен су өстендә тоту өчен, кулларын артка куеп, аларны әйләндерергә яки арканлы баскычтан менгән кебек хәрәкәтләр ясарга мөмкин. Гомерне саклап калу өчен дәшми-тынмый шулай көрәшү 20 секундтан 90 секундка кадәр дәвам итә. Шушы вакыт эчендә кеше берничә тапкыр калкып-батып торырга мөмкин. Су өстеннән югалгач, инде калыкмау очраклары да юк түгел. Шуңа күрә кеше дәшми-тынмый гына бер урында тыпырчынып ятса, каты итеп кычкырып, хәлен белешегез. Дәшмәсә, ярдәмгә ашыгыгыз.
Нәрсә эшләргә?
Йөзә белмәсәгез, суга кермәгез. Юкса үзегез дә харап булачаксыз. Коткаруларын сорап, ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Үз көчегезгә ышанганда гына суга батучыга ярдәм кулы сузарга мөмкин. Әмма аны алдыннан тотып алырга ярамый. Шок халәтендә чытырдатып ябышып, батырырга мөмкин чөнки. Бәлагә юлыгучының артына йөзеп килегез дә түбәндәге ысулларның берсен кулланыгыз.
- Башын теш казналыгы астыннан учларыгыз белән ике яктан тотып алыгыз да, йөзен су өстендә тотып, аякларыгыз белән хәрәкәтләнә-хәрәкәтләнә яр буена йөзеп чыгыгыз.
- Иңбашын култык астына кыстырып, бер кулыгыз һәм аякларыгыз ярдәмендә хәрәкәтләнегез.
- Бер кулыгыз белән биленнән эләктереп, башын һәм иңбашларын су өстенә чыгарырлык итеп өскә күтәрегез дә яр буена юл тотыгыз.
Ничек батмаска?
Йөзә белмәгән хәлдә очраклы гына су патшалыгына килеп эләксәгез, аркага ятып, кул-аякларыгызны як-якка киң итеп җәегез дә ничек тә тирәнрәк итеп сирәк-мирәк сулыш алыгыз. Куркуга бирешмәскә тырышыгыз, суның сезне өскә күтәрәчәген онытмагыз! Иң мөһиме – үпкәләргә ничек тә күбрәк һава керсен. Суга ята алмыйча, вертикаль хәлдә тыпырчынсагыз, аякларыгыз белән велосипед педален әйләндергән кебек хәрәкәтләр ясагыз, кулларыгыз белән суны чапылдатыгыз. Яки аякларыгызны як-якка җәеп, икесен дә бер үк вакытта тездән бөгәргә, шуннан соң кисәк кенә турайтырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез