Суд приставлары быел 2740 мигрантны илдән куган

Татарстанда суд приставлары ел башыннан барлыгы 2740 законсыз мигрантны үз илләренә кайтарып җибәргән.

Алар Россиядә яшәү кагыйдәләрен бозган. Мигрантларга, штрафтан тыш, илдән куып чыгару рәвешенә җәза чарасы билгеләнгән. Хәзер алар 5 ел дәвамында Россия җиренә аяк баса алмаячак.

Мигрантлар башта Чаллыга чит ил кешеләрен вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелә. Билет сатып алынгач, суд приставлары аларны Россия дәүләт чиге аша узу пунктына – аэропортка кадәр озата. Бу кешеләр анда чик буе хезмәтләренә тапшырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре