Газетага язылу

Сугыш чынлыкта бетте, әмма дәвам итә

Дөньякүләм яңалыклар күчәре Америка–Израиль–Иран сугышы тирәсендә әйләнә. Бу аңлашыла, чөнки масштабы ягыннан моңа кадәр тиңе күрелмәгән Якын Көнчыгыш конфликты глобаль икътисадның астын өскә китерә.

Углеводородларга бәяләр болытларга таба күтәрелә башлагач, Вашингтон арткы тизлеккә күчәргә тотынды. Бездә дүшәмбедән сишәмбегә каршы төн булганда, Трамп CBS телеканалына интервью бирде һәм «Ирандагы сугыш графикны бик нык узып бара» һәм «чынлыкта инде төгәлләнде» дигән сүзләр әйтте.

 

Бу сүзләр шунда ук глобаль мәгълүмат кырын әйләнеп чыкты. Нәтиҗәдә 120 долларга якынлашкан нефть бәясе кискен түбән төште. Трампның Путин белән телефоннан сөйләшүе һәм Россия нефтенә санкцияләрне алырга теләве хакындагы хәбәрләр дә кара алтын бәясен түбәнгә этте. Әмма сугыш мәйданында хәл киеренке әле. Иран революциясен саклаучылар корпусы (ИРСК) Трампка: «Сугышның кайчан бетәсен без билгеләячәкбез», – дип җавап бирде.

 

Газета хәбәрчесе бу юлларны язганда, сугыш, чынлап та, дәвам итә. Ливаннан Израильгә ракеталар оча, алар хорына Иранның авыр ракеталары кушыла. 1000 килограммлы авыр очлыклар йөртә торган ул ракеталар бик көчле җимерү көченә ия. Израильнең мактаулы ракета һөҗүменә каршы торган системалары нәтиҗәле эшләми. Хәтта алдан хәбәр итү чаралары да тынсыз калды, сиреналар ракета төшкәндә генә кушыла яисә бөтенләй тавыш чыгарып тормыйлар.

 

Сишәмбе таңы атканда, шартлау тавышлары Согуд Гарәбстанында һәм башка гарәп илләрендә дә яңгырады. Төрекләр тагын бер баллистик ракета бәреп төшерделәр. Иран җитәкчелеге, Азәрбайҗанга, Төркиягә, Кипрга без атмадык, дип рәсми белдерү ясый. «Кем ата?» дигән сорау вазгыятьне яхшы белгән кешеләр өчен риторик сорау гына.

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе иртәнге сәгать 6 да гыйбриләрнең israelinfo порталын ачып карады. Күзгә иң беренче «Израиль түрәсе борчылу белдерә: сугышны башладык, ә аны ничек тәмамларга икәнен әлегә белмибез» дип аталган язмасы чекерәеп керә. Вашингтон хәрәкәтләре дә сәер: Трамп «сугыш бетте» ди, аның Сугыш министрлыгы «без әле сугыша башладык кына» дигән белдерү элә.

 

Израиль–Америка тандемы, чынлап та, Иранга гадәттән тыш зур зыян салды, әмма сугыш алар планлаштырганча һәм теләгәнчә бармый. Израильнең Бен-Гурион аэропортында өченче тәүлек инде Вәгъдә ителгән җирдән (Земля обетованная) ашыгыч рәвештә китәргә теләүчеләрнең, бер-берсен таптап, самолетка утырырга тырышулары күзәтелә. «Фәләстыйн кемнеке?» дигән сорауга шул аэропорт күренеше ачык җавап бирә дә инде.

 

                                     

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре