Май башы планетада давыллы һәм өермәле булды. Пакыстан белән Һиндстан арасында бөтендөнья һәлакәтенә китерү ихтималлыгы зур булган конфликт төенләнде һәм чишелешен тапты. Йәмән тирәсендә хәлләр куерды: АКШка кушылып, Израиль төбәкне вәхши утка тотты. Хөсиләр, бернигә карамыйча, Израильнең төп аэропорты Бен-Гурионга һөҗүм ясадылар. Израильнең 14 нче каналы: «Американың һава һөҗүменә каршы тору системасы THAAD бу атнада икенче тапкыр Йәмәннән очкан ракетаны тота алмады», – дип таныды. Үзенең технологик өстенлеге белән масайган Көнбатыш өчен куркыныч сигнал иде бу. Гегемонлык ахырына якынлаша, заман сугышы элекке өстенлекләрне нульгә калдыра дигәнне аңлата.
Пакыстан–Һиндстан конфликтында да ачык чагылды бу. J-10 истребителен файдаланып, пакыстанлылар французларның 4 «Рафаль» (давыллы җил дигән мәгънә бирә) юк итә торган очкычын җиңел генә бәреп төшерделәр, Су-30, МиГ-29 очкычлары да мәтәлде. Израильнең пилотсыз очкычларын төзек хәлдә диярлек кулга төшерделәр. С-400 системасын да ватып ташладылар. 4 һава базасы, 12 аэропорт сафтан чыгарылды. Бу уңайдан Израиль матбугаты: «Кашмирдәге сугыш – Кытай һәм Көнбатыш техникасы арасындагы беренче ярыш мәйданы. Һәм Көнбатыш җиңелә», – дип язып чыкты. Пакыстанның хәрби операциягә биргән исеме дә кызыклы: «Буньяну марсус». «Ватаным» хәбәрчесе бу сүзне урдудан татарчага тәрҗемә итүне ясалма акылга йөкләде. Менә аның тәрҗемәсе: «Урдудагы «Буньяну марсус» гыйбарәсе татарчага «бердәм һәм ныклы корылыш» яки «ныклы һәм берләшкән нигез» дип тәрҗемә ителә. Бу Коръәннең «Саф» сүрәсендәге 4 нче аятьтән алынган, һәм гадәттә ныклы, бердәм, таркалмас сафны аңлата». Конфликтның үсеше көнбатышлылар файдасына түгел иде һәм АКШның дәүләт департаменты: «Хәзер иң мөһиме – Һиндстан белән Пакыстан арасындагы сугышны туктату. Якын Көнчыгыш сабаклары безгә сугыш чишелеш юлы түгеллеген күрсәтә», – дигән белдерү ясады.
Исламабад белән Дәһли дә эшнең зурга китүен теләмәде. Провокация ясап хәрби операция башлаган индуслар аеруча куркуга калды, сугыш тынганчы ук су блокадасын туктатты: Салал плотинасының шлюзларын ачты. Су белән «уйнау»ның Дәһлигә кыйбатка төшүен вәгъдә итә иде. Пакыстанга аркадашлык күрсәткән Кытайның, Брахмапутр елгасын бикләп, Һиндстанны суның 30 процентыннан мәхрүм итәргә теләве мәгълүм булды.
Ике арадагы конфликт төгәлләнде. Тынычлык игълан иткәч тә сугыш хәрәкәтләре барды әле ләкин. Башлау кыен, туктау авыр булуын искәртә бу хәлләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез