"Шулкадәр акчаны каян аласыз?": Дагыстанга кылынган сәяхәттән репортаж

Җәйге ялның ике атнасын сәяхәт өчен көтеп алабыз. Баштарак берничә ел Кырымга йөрдек. Узган ел Дагыстанга баруыбызны күпләр газета аша укып белә инде. Быел Азәрбайҗан якларына юл тотарбыз дигән идек. Машина белән чик аша узганда мәшәкате күп булганын белгәч, бу уйдан кире кайттык. Киңәшләшә торгач, кабаттан Дагыстанны сайладык. Әлеге язма матур урыннар, яңа танышлар, якын якташлар һәм туган якның кадере турында.

Турист кадере

Алдан маршрутны сайлап куйдык. Аннары барасы шәһәрләрдә яшәр өчен фатир ялладык. Юлга төнге сәгать 2дә кузгалдык. Барасы юлыбыз – 2080 чакрым. Беренче көнне 12 сәгать барырга дип исәпләп куйдык. Гадәттә өйдән юл буе ашап барырга дип ризык алабыз. Аны туктап-туктап ашыйбыз, ял итәбез. Әнә шулай бара торгач, кичке 7ләрдә Волгоградка килеп җиттек. Бу юлы да инде берничә тапкыр тукталган кунакханәдә ял итеп алырга булдык. Таныдылар, хәтта бераз ташлама да ясадылар.

Ярты юлны узгач, күңелләр күтәрелеп китә. Татарстаннан ераграк киткән саен, читтәге тормышны үзебезнеке белән чагыштыра башлыйсың. Калмыкия юлларында маллар күп очрады. «Нәрсә ашый икән болар?» – дигән сорау әйләнеп кайтканда да тынгы бирми иде әле. Авыз тутырып ашарлык үлән дә юк бит анда. Чүлдәге кебек. Аның каравы халкы кунакчыл. Кафега тукталгач, кызларыгыз бик чибәр, дип тә күңелне күтәрделәр. Татарстаннан икәнне әйткәч, калмык апалары тагын да ныграк якын итте. Күчтәнәчләр биреп озатып калдылар. Хәер, бу урында һәр туристның үзе белән акча алып килгәнен дә онытырга ярамый.

Юл авыр булмады. Үз җаебызга, кирәкле урында туктап, фотога төшеп, ял итеп кенә ике көн дигәндә Дагыстанга килеп җиттек. Дербентка ияләшү җиңел булмады. Бар җирдә чүплек, машиналар бигрәк кызу йөри, юл буе сыерлар. Фатирга кереп урнашкач кына эчкә җылы йөгерде. Иң кызыгы – фатир хуҗасы без килгән көнне туйда иде. Безне фатирга видеоэлемтә аша гына кертте. Сүз уңаеннан, туристлар яши торган фатирларның һәрберсендә кунакларга киенү тәртибе турында кагыйдәләрне искә төшерәләр.

Хуҗабикә Эльвира тиз генә тәмле ризыклар пешерә торган урыннарны язып җибәрде, якындагы кибетләрне әйтте. Көн саен ниндидер бер урынга барып кайтырга тырыштык. Интернеттан карыйбыз да шәһәрдән ерак булмаган җирләргә сәяхәт кылабыз. Беренче көнне Хучни дип аталган авылга бардык. Ул яклардагы шарлавыкларны да карап чыктык. Кичләрен исә шәһәр белән танышабыз. Нарын Кала дип аталган тарихи урында Түбән Камадан килгән якташларыбызны очраттык. Сөйләшеп киттек. Чит җирдә татарча сөйләшкән кешене очратсаң, туганыңдай якын була инде ул. Без дә шулай бер-беребезне үз иттек. Бергәләп Дербент шәһәрендә җырлаучы фонтанга да бардык. Аны карар өчен меңләгән кеше җыела икән.

Дербентта 4 көн торгач, Избербашка кузгалдык. Монда безне Патимат ханым көтә иде. Үз йортлары янәшәсендә тагын ике катлы йорт җиткергәннәр. Ике бүлмәле фатирларында без яшәдек. Бик якын итте ул безне. Гел күчтәнәчләр ташып кына торды. Бакчасында үскән инҗир, виноградларыннан өзмәде. Пляжның иң чистасына барырга өйрәтеп җибәрде. Патимат әйтүенчә, Дербентта сусаклагыч корылмалар куелмаган. Шуңа күрә бар пычрак диңгезгә агып ята икән. Шуңа да Избербаштагы диңгез ярын сайладык та инде. Биредә чынлап та су бик чиста, әле җитмәсә җылы да. Шунысына игътибар иттек: монда җирле халык йөзә белми. Хатыннары түгел, ирләре дә без балачакта йөзгән камера тотып кына су керә.

Шифа эзләүчеләр

Избербашта күкертле-водородлы кайнап торучы чыганак бар. Карап торышка исең китәрлек җир түгел кебек. Агачтан корып куелган бәдрәф белән душтан башка бернинди шартлары юк. Туристлар җыелган җирдә тәмле чәй сатучы да булмавы гаҗәпкә калдырды. Ике җирдә кафе дип язылган үзе. Әмма без килгәндә икесенең берсе дә эшләми иде.

Аның каравы милләттәшләребезне күп очраттык. Әстерханнан килгән театр артисткасы Казандагы мәдәният һәм сәнгать институтында укыган икән. Ике ел элек аяклары йөрми башлагач, шифа эзләп аны бирегә күтәреп алып килгәннәр. Файдасы булган, быел үзе рульдә килгән. Әлеге чыганакта тире, сөяк авыруларыннан, хәтта гинекология чирләреннән дәва табып булуы турында сөйләделәр.

Килгән килгән, Избербаш базарын да әйләнеп чыктык. Базарларда гел хатын-кызлар гына сәүдә итә. Урын-җирләр сатучы Зумруд ханым ире белән өч кыз үстергәннәр. Икесен кияүгә биргәннәр инде. Монда кызның әти-әнисенә бик күп тырышырга кирәк икән. Бирнәгә генә 2 миллион сумга якын акча китә, ди. Егетнең фатирына җиһазлар алу, кухняны кирәк-ярак белән тутыру да – кыз өстендә. Хәтта туйны да егет аерым, кыз аерым үткәрә икән. Аларның гаиләсе уздырган туйга 1 меңнән артык кунак җыелган. Ике кызын кияүгә биргәндә ире исән булган әле. Менә 17 яшьлегенең туен ничек үткәрермен, дип куркып тора.

– Шулкадәр акчаны каян аласыз? – дим.

– Туганнар ярдәм итә.

– Алай бик чыгымлы туй үткәргәч, гаиләләр аерылышмыйдыр инде?

– Хәзер яшьләрнең бар да башкача. Торганы тора, яшисе килмәгәне аерыла да кайта. Шөкер, ике кызым да бик бәхетле гомер итә.

Үзебезнең егетләр

Шәһәрләрдә рәхәт булса да, күңел тауны көтте. Избербашта 3 көн торгач, Без Гуниб авылына юл тоттык. Шәһәр белән авыл арасын ике сәгать узасы. Беренче тапкыр баргач, андагы матурлыкка шаккаттык. Тирә-якны карый-карый башлар әйләнде, күзләр авырта башлады. Аны аңлатыр өчен сүзләр генә җитми. Барып күрергә кирәк.

Биредә дә безне Патимат ханым каршы алырга тиеш иде. Үзе Махачкалага киткән икән. Йортны үзебез ачып кердек, ачкычы ишектә иде.

Тауларда андагы һаваны сулап туеп булмый. Ул өй эчендәге хуш ис! Патимат туристларга дип  тәмле чәйләр, иртәнге аш әзерләп киткән. Көне буе матурлык белән хозурлангач, төнлә күзгә йокы кермәде. Икенче көнне исә Салтын шарлавыгына киттек. Анда бару үзе бер рәхәт булды. Юл буендагы тау итәкләренә утырып хозурлана-хозурлана, шарлавыкка да килеп җиттек. Анда безне Айшат ханым каршы алды. Тәмле чәйләре белән сыйлап, эремчекле чуду ашатты. Казанда кызы белән кияве яши икән.

Бөтен матурлыкны күреп калырга тырыштык. Ирганай сусаклагычын аркылыга-буйга иңләдек. Әнә шулай матурлыктан баш әйләнеп йөргәндә, көтелмәгән хәл булды. Юлга чыкканнан бирле беренче тапкыр машинабызны автоинспектор туктатты. Башта русча эндәшкән егет кинәт татарчага күчте. Әлбәттә, кайсы яклардан булуын сорамый калмадык. Мамадыштан, Тулбай авылы егет икән! Ерак Дагыстанга килеп, якташыңны очрат әле! Аларны бирегә 6 айга командировкага җибәргәннәр. Безнең номерларны күреп, хәл белергә генә туктаткан икән.

Соңгы тукталыш Каспийскида булды. Узган ел ук танышкан фатир хуҗасы белән сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Зөһрә үзе дә 12 ел Казанда эшләп киткән. Каспийскида Сулак каньонын барып күрдек, форель үстерүче фермада тамак ялгадык.

Дагыстанда 10 көн яшәп, юлда 4 көн уздырып, 4 кешелек сәяхәткә 160 мең сум акча сарыф итеп, Казаныбызга кайттык. Бик рәхәт сәяхәт булды. Сыйландык, кунак булдык, яхшы кешеләр белән аралаштык. Әмма кая гына барсак та, Татарстанда яшәвебез белән тагын бер кат горурландык.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре