Сум ныгый, эшсезлек арта

Тышкы билгеләргә карасаң, Россия икътисадында барысы да ал да гөл кебек. Сумның долларга һәм еврога карата курсы үсә. Федерация Советы сайтында Валентина Матвиенконың Россия «икътисадый могҗизасы» турында сүзләре пәйда булды.

Сумның ныгуы өчен объектив сәбәпләр бар. Бердән, ел башында экспортчы компанияләр салым түли, моның өчен валюта сатарга туры килә. Икенчедән, импорт катлаулану сәбәпле (түләү кыен) бизнеста валютага ихтыяҗ кимеде, диләр. Үзәк банк, әйтмичә генә, күпләп валюта сатты диючеләр дә бар. Алар моны валюта резервлары кимүенә карап әйтә. Нәрсә генә булмасын, сумның ныгуы гади халык өчен начар түгел. Һичьюгы импорт товарлар бәясе үсүдән туктап торыр. Тик Хөкүмәт һәм чимал экспортлый торган компанияләр, доллар арзанайганда, күп табыш югалта, шуңа күрә яңа мәтәлчек озак көттермәс.

Күп кенә рәсми даирәләр инфляция темплары кимүен әйтсә дә, Үзәк банк моның белән килешми. Март аенда төп ставканы күтәрү идеясен алга сөрә. Март утырышына кадәр, яисә аннан соң Эльвира ханым Нәбиуллина отставкага китәргә мөмкин дигән хәбәрләр бар. Ул көрәшеп арыды инде, үзе дә, мөгаен, ял итәргә телидер.

Икътисадчы белгечләр, гражданлык тармагы бизнесының хәле авырая, дип белдерә. Салымнар үсте, кредитлар кыйммәт. Хезмәткә түләүне арттырырга кирәк, әмма инде халык куллануы товарларын җитештерүчеләрнең моңа мөмкинлеге юк. Махсус хәрби операциянең төгәлләнүе җиңеллек кенә түгел, кайбер проблемалар да тудыра ала. Демобилизацияләнүчеләр өчен яхшы түләүле эш урыннары кирәк булачак. Сәяси җитәкчелек бизнестан шуны таләп итәр. Эшмәкәрләрнең мөмкинлекләре чикләнгән. Яңа елның беренче көннәрендә үк эшсезлек проценты үскән. 2024 ел ахырында 2,3 процент булса, хәзер 2,6 га җиткән. Үсеш темпы дәвам итәчәк, диләр белгечләр. Хезмәт хаклары исә артудан туктар. Соңгысы инфляция темпларын киметергә мөмкин. Әмма статистика берни белән дә тәэмин ителмәгән акча массасы артуын күрсәтә. Инфляциянең төп моторы шул инде. Эшсезлек артса да, кадрларга ихтыяҗ югары калачак, ди аналитиклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре